news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Малай танылган видеоблогер Ида Галичны татарча сөйләштергән

Татар Малай Сочи шәһәрендә блогерларның “Нефорум”ында һәм балалар йортлары өчен оештырылган футбол ярышында булган.

 (Казан, 30 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Үзен беренче татар инстаблогеры дип таныткан Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) бу көннәрдә генә ике тапкыр Сочи шәһәрендә булып кайткан. Шәһәрдә ниләр эшләгәне турында ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына сөйләп китте.

“Сочига беренче баруым минем блогерларның “Нефорум”ы белән бәйле иде. Монда безгә акча эшләү, аудитория туплау, яңа проектлар уйлап табу буенча төрле мастер-класслар үткәрделәр. Блогерлардан тыш, акча түләп баручылар да бар иде. Мин үзем туры эфир аркылы Казан турында сөйләдем. Төп фазыйфам – җанатарларны булачак Конфедерация кубогы белән таныштыру. Сочида узган этапта без 6 җиңүче идек. Хәзер бу чараларны туры эфирда күрсәтү өчен бер җиңүче сайланачак.

Татар Малай “Нефорум”га килгән танылган блогерларны татарча сөйләштерергә дә өлгергән. “Блогерларны татарча сөйләштерү Ида Галичтан башланып китте (танылган блогер). Мин аңа безнең татар яшьләре урыслаша, аларның телен ничек саклап калырга кирәк дигән сорау бирдем. Анда күп кеше төрле киңәшләр әйтте, ә ахырдан Ида Галич “Нефорумны”ны япканда татарча “саубулыгыз” диде. Аннары тагын теләк белдерүчеләр табылды. Бер башкорт абый “мин сине беләм, видеоңда чыгасым килә” – дип әйтте”.

Блогерларның татар теле белән кызыксынуын аңлатып Ринат: “Рус блогерлары беренче чиратта милли блог алып баруым белән кызыксынды. Алар Татарстанда булган блогерларны искә төшерә башладылар. Мин татарча гына алып барам дигәч - мактадылар. Икенчедән, алар Казанга килгәч татар теленең матурлыгын күрәләр, халыкның кунакчыл икәнен аңлыйлар”, - диде Татар Малай.

Сочи шәһәренә икенче тапкырында Татар Малай Н.Ә. Галләмов исемендәге гомуми белем бирү махсус мәктәбе укучылары белән булып кайткан. Алар балалар йортлары арасында узырылган “Киләчәк синең кулда” исемле футбол турнирында Идел буенда беренче урын алганнар. Татар Малай бу җиңүчеләр белән матбугат хезмәткәре буларак барган, ягъни балаларның чыгышларын үз битендә күрсәткән. Бу уен барлыгы 4 көн барган.

“Бу балалар белән берничә көн булуыма мин бик шатмын. Берничә көн генә булсак та, алар белән дуслашып беттек. Әле бүген генә шалтыратып, хәлләрен белешеп алдым. Балалар тырыш. Аларны башка балалар белән аерып та булмый. Аларга билгеле бер вакытта бәхет елмаймаган”, – дип саныйм диде ул.

Бу бәйгедә егетләр 4 урын алган. “Киләчәк синең кулда” бәйгесендә 12 елда 700 балалар йортыннан 33 000 бала катнашкан. Уеннан соң 400 бала гаиләле булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100