news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар мәдәниятына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә грант ияләре билгеле

Татар мәдәниятына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә грант ияләре билгеле
ТР Мәдәният миинстрлыгының матбугат үзәге

Татар халкының мәдәниятына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә мәдәният министрлыгы гранты ияләре билгеле. Исемлек Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы сайтында урын алган.

Грантның төп юнәлешләре - әдәбият, музыка, театр, рәсем сәнгате, халык сәнгать һөнәрләре, мәдәни тикшеренүләр, сынлы сәнгать, кино. Грантның гомуми суммасы 9 800 мең сум.

Грантлар татар телендә кече формалы әдәби әсәр, татар телендә зур формалы әдәби әсәр, балалар өчен әдәби әсәрләр, татар телендә драма әсәрләре, татар телендә тулы метражлы нәфис фильм киносценариесе, татар телендә кыска метражлы нәфис фильм киносценариесе, сәнгати тикшеренүләр, скульптура, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, татар телендә музыкаль театр жанры, хореография, музыкаль әсәр жанрларында әсәр иҗат итү өчен бирелә.

Иң зур грант – 500 мең сум – проза яки поэзия жанрында зур әдәби әсәр өчен биреләчәк. Шундый өч грант каралган.

«Татар телендә кече формадагы әдәби әсәрләр (проза, поэзия)» номинациясе –100 мең сум:

1. Айзирәк Гәрәева – «Бирүзә йорт» повесте;

2. Амур Фәләхов – «Җан авазы» хикәясе;

3. Рифат Корбанов (Рифат Җамал) – «Яшим әле» поэтик цикл;

4. Фирүзә Фәтхетдинова – «Карга боткасы»шигырьләр циклы;

5. Фәнил Гыйләҗев – «Әдипләр йөзе» шигырьләр циклы;

6. Нәбирә Бикчурова (Гыйматдинвоа) – «Ике рәссам» («Карт һәм яшь)» повесте;

7. Лемон Леронов (Ләбиб Лерон) – «Мин дөньяны күрәм» повесте.

«Татар телендә эре формадагы әдәби әсәрләр (проза, поэзия)» номинациясе –500 мең сум:

1. Зиннур Хөснетдинов (Зиннур Хөснияр) – «Әллүки» романы;

2. Рәдиф Сәгъди – «Гасырга сузылган бер мизгел» романы;

3. Рөстәм Галиуллин – «Галимҗанов эше» повесте.

- «Балалар өчен әсәрләр (проза, поэзия, комиксы)» номинациясе – 100 мең сум:

1. Айсылу Шәехова (Айсылу Имамиева) «Путешествие на высоте» повесте;

2. Илсөяр Гарипова (Иксанова) – «Туган тел» шигырьләр циклы;

3. Алмаз Гыймадиев – «Сәер хат» повесте;

4. Лилия Тимербаева –Казанның кызыклы язмышлы матур йортлары турында комикслар;

5. Сәлимә Аскарова – «Гөлчәчәк.Кайту» комиксы;

6. Рифат Сәлахов – сборник стихотворений «Кошлар әлифбасы» шигырьләр җыентыгы.

- «Татар телендә драма әсәрләре (драма театрлары өчен, курчак театрлары өчен пьесалар, тәрҗемәләр)» номинациясе – 200 мең сум:

1. Гөлназ Нуретдинова – «Илдус белән Котдус маҗаралары» пьесасы;

2. Луиза Шарова (Луиза Янсуар) – «Кайту» циклы: Гөрләгән сулар башында...», «Бүзләрем маналмадым…». Видагь (драма театрлары өчен пьеса-эзләнү);

3. Айдар Әхмәдиев – «Кави-Сәрвәр» либреттосы;

4. Ркаил Зәйдуллин – «Картларга орден кирәк» пьесасы.

- «Татар телендә тулы метражлы нәфис фильм өчен киносценарийлар» номинациясе – 175 мең сум:

1. Азат Зарипов «Балакаем» сценариесе;

2. Мансур Гыйләҗев – «Тугызынчы дулкын» сценариесе.

«Татар телендә кыска метражлы нәфис фильм өчен киносценарийлар» номинациясе – 75 мең сум:

1. Салават Юзеев – Ркаил Зәйдулланың «Абага чәчәге» повесте мотивлары «Абага чәчәге» сценариесе;

2. Ренат Хәбибуллин – «Түбәтәй» фильмы сценариесе.

«Сәнгати эзләнүләр» номинациясе – 200 мең сум:

1. Риф Гатауллин – 1940-2010 елларда татар композиторлары «Антология»се;

2. Рөстәм Шәмсутов – «Урта Идел һәм Урал буе татарларының заманча гарәп графикасы сәнгате: традицияләр һәм новацияләр»;

3. Елена Шевченко – «Татар балалар театры яңа формалар эзләүдә».

- «Скульптура» номинациясе – 200 мең сум:

1. Александр Дресвянников –А.Х. Халиковка һәйкәл эскизы;

2. Динә Сергухина – «Әкият» курчак театры актерларына багышланган композиция.

- «Сынлы сәнгать» номинациясе – 200 мең сум:

1. Хәмит Латыйпов – «Кич» картинасы;

2. Равил Заһидуллин – «Ау станы» тематик картинасы;

3. Васил Заһретдинов – «Изге Дога» картинасы.

- «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясе – 300 мең сум:

1. Наилә Кумысникова – «Болгар хәзинәсе» панносы;

2. Әлфия Ильясова (Саргин) – «Татар әкияте келәме» декоратив-гамәл сәнгать әсәре;

3. Ринат Әхмәтов – «Минем гаилә» декоратив-гамәл сәнгать әсәре.

- «Татар телендә музыкаль-театр жанры (опера, балет, музыкаль комедия, мюзикл)»номинациясе – 500 мең сум:

1. Рәшит Кәлимуллин – «Ак аккош» балеты;

2. Луиза Батыр-Болгари – «И, Сабан туй-тамаша!» опереттасы.

- «Хореография» номинациясе – 200 мең сум:

1. Энҗе Дусаева – «Ха-Тын» пластик спектакле;

2. Алена Харисова – «Карга боткасы» хореографик куелыш;

3. Венера Галимова – «Кыз» пластик спектакле.

- «Музыкаль әсәрләр (симфония, хор әсәре, камера-инструменталь әсәрләр, камера-вокаль әсәрләр)» – 200 мең сум:

1. Миләүшә Хәйруллина – «Шагыйрь» симфоник хор поэмасы;

2. Зөлфия Кудоярова (Рәүпова)– «Алтын кәләш» симфоник әкияте;

3. Илфат Дәүләтшин – «Мырауҗан хәйләсе» балалар өчен компактлы хор циклы;

4. Елена Анисимова – «Идел буе әкиятләре» оркестр сюитасы;

5. Илһам Байтирәк – «Идел буе далиөл» симфониясе;

6. Эльмир Низамов – хор өчен «Баки Урманче» кантатасы;

7. Лилия Таһирова – камера оркестры һәм хор өчен«Сабантуй сөлгесе» поэмасы;

8. Рөстәм Зарипов – татар шагыйрьләре шигырьләренә «Кышкы маҗаралар» кантатасы.

Министрлык сәнгать әсәрләре иҗат итү нәтиҗәләренә ирешү өчен грант бәйгесе җиңүчеләре белән конференция үткәрергә планлаштыра, диелгән хәбәрдә.

Грант алучы әсәрен 2023 елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча иҗат итеп бетерергә тиеш.

Конкурска барлыгы 120 гариза кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100