news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татар мәдәнияте үзәкләренең халыкара фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Безнең максат – татар телен, гореф-гадәт, милли ашлар, үрнәк булырдай сыйфатларыбызны түкми-чәчми яшь буынга тапшыру», - диде Флюра Абдуллина.

Казанда Татар мәдәнияте үзәкләренең халыкара фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
Флюра Абдуллина

Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Безнең кавем» III Татар мәдәнияте үзәкләренең халыкара фестивале узды.

«Фестивальгә йөзгә якын эш кабул иттек. Жюри дүрт номинация буенча килгән эшләрне карап, җиңүчеләрне билгеләде. Барлыгы 80 авторга дипломнар тапшырылды. Эшләр Төркия, Эстония, Башкортстан, Оренбург, Самара өлкәләре, Пермь крае Барда районы, Новокузнецк, Нефтеюганск шәһәрләреннән, Татарстан районнары һәм Казан шәһәреннән килде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, фестивальгә үз эшләрен җирле мохтариятләр, Татар мәдәнияте үзәкләре, музей, мәктәп-мәдрәсә, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты, ансамбльләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җибәргән. «Фестиваль төрле буын вәкилләрен, төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Укучылар, студентлар, кооператорлар, эшкуарлар - төрле өлкә кешеләре катнашты», - диде ул.

«Безнең максат – татар телен, гореф-гадәтләрне, милли ашларны, үрнәк булырдай сыйфатларыбызны түкми-чәчми яшь буынга тапшыру. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге тәҗрибә уртаклашырдай мәйдан булып тора. Татар мәдәнияте үзәкләре милләт кодын саклый, дияр идем», - дип саный Флюра Абдуллина.

«Фестивальдә катнашу ул – үз телебезгә хөрмәт, үз җирлегебездә яшәгән шәхесләрнең фикерен ишетү, өйрәнү, аңлау, гореф-гадәтебезне, милли ашларыбызны саклап калу теләге бар, дигәнне аңлата», - диде үз чыгышында Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева.

Казан шәһәренең 4нче татар гимназиясе укучысы Рушания Зәйнуллина фестивальгә әбисе пешерә торган рецепттан икмәк пешереп килгән. «Йон эрләү җайланмасында йон да эрләп күрсәтте. Әлки районы Салман авылы мәдәният йорты, «Салман йолдызлары» ансамбле, җитәкчесе Сиринә Задаева Әлки районында пешерелә торган ризыкларны, галиҗәнәп китаплар, шулай ук үз куллары белән иҗат ителгән курчаклар күргәзмәсе тәкъдим итте», - диде үзәк җитәкчесе.

Төркиядән язучы-журналист Айзирәк Гәрәева – Акчура онлайн элемтә аша катнашкан. «Пермь крае Барда районы Күчтәнти авылы мәктәбеннән Әлфия Таразова фолъклорчы-галим Рәшит Ягъфәровның шәхси әйберләрен, Барда халкының кабатланмас түбәтәйләрен алып килгән иде. Балтач районы Сәрдек авыл клубыннан Рәйхана Низамова җитәкчелегендәге «Өлге» фольклор төркеме театральләштерелгән тамашасы белән һәркемнең күңелен җәлеп итте», - диде ул.

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Баһавиева, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова, шагыйрә Фәүзия Солтан, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты Башкарма директоры Айгөл Мөхәммәдиева, Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән хезмәткәре Эльмира Сәлахова, жюри эшендә катнашкан журналист Ләйсирә Фазлыева киңәшләрен биргән.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән җиңүчеләргә һәм күргәзмәдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырган. «Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева, Абдулла Алиш исемендәге гимназия укучысы Артур Хәйруллин халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Барыбыз бергә Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкарып фестивальне төгәлләдек. Фестивальгә килгән язмалар «Безнең кавем» китабына кертеләчәк», - диде Флюра Абдуллина.

  • Чара Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО), Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100