Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар мәдәнияте турында җиде әңгәмә» проекты кысаларында чираттагы очрашу үткәрелә
12 августта Казанның Мәрҗани йортындагы ишегалдында «Tartaria: милләт коды. Татар мәдәнияте турында җиде әңгәмә» проекты кысаларында чираттагы очрашу үткәрелә. Яңа лекция гадәти татар йортындагы тәртипләргә багышлана. Чарада тыңлаучыларга туган нигезнең дөнья моделе буларак ни дәрәҗәдә әһәмиятле төшенчә булуы аңлатыла.
Очрашуда гаилә учагының җылысын саклый торган мичкә, йортны бүлгәләргә ярдәм иткән чаршауга, шулай ук аның тирәсендә гаилә тормышы төзелгән сәкегә аерым игътибар бирелә.
Очрашуны язучы, журналист һәм «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдарова алып бара. Ул татар йортындагы тәртипләрнең гаилә кыйммәтләре, дөнья төзелеше турындагы күзаллауларны ничек чагылдыруы хакында сөйләячәк.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана һәм Каюм Насыйри урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан Мәрҗани йортының ишегалдында уздырыла. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе.
«Tartaria: милләт коды. Татар мәдәнияте турында җиде әңгәмә» проекты «Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе һәм Энҗе Дусаеваның уртак проекты буенча гамәлгә ашырыла. Әлеге чаралар ачык лекцияләр, белгечләр, язучылар һәм экспертлар катнашындагы очрашулар аша шәһәр халкын, башкала кунакларын татар халкының тарихы, мәдәни мирасы, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз