news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарларының «Хәзинә» ансамбле «Саумы, Казан!» тамашасын күрсәтте

Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең «Хәзинә» ансамбле Казанда Татарстан Халыклары дуслыгы йортында чыгыш ясаган. Бу хакта Мәскәү «Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте яза.

Ильмира Галимова җитәкчелегендәге коллектив «Саумы, Казан!» дип аталган программа тәкъдим иткән. Программага популяр татар җырлары кертелгән.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Татарстан башкаласы тамашачылары Мәскәү коллективларын җылы кабул иткән, артистларга чәчәк һәм бүләкләр тапшырган. Чарада шулай ук «Веснушки» балалар бию-җыр студиясе катнашкан.

«Хәзинә» Татар мәдәни үзәге ансамбле продюсер Рәфыйк Вәлитовка, Тимур Кадыйров җитәкчелегендәге Татарстан Халыклары дуслыгы йорты коллективына һәм чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Анжелика Әмирхановага зур рәхмәтен белдерә.

Татар мәдәни үзәгенең тагын бер коллективы — «Мирас» ансамбле Беренче каналда чыга торган «Әйдә өйләнешәбез!» («Давай поженимся») тапшыруын төшерүдә катнашкан. Тапшыруда татар милли туйлары белән бәйле традицияләр турында сөйләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100