news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар мәдәни үзәге артистлары Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен ачуда катнашты

Татар мәдәни үзәге артистлары Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәрен ачуда катнашты. Чара «Иллюзион» кинотеатрында узды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Мәскәү татар җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен бу чара – туган милли мәдәният бәйрәме.

Ул традицион рәвештә «Татаркино»ның яңа фильмнарын күрсәтүдән башлана. Бу юлы Мәскәү татарлары күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Туфан Миңнуллинның әсәре буенча төшерелгән «Әниләр һәм бәбиләр» фильмын карады.

Фильм күрсәтелә башланганчы тамашачылар каршында Татар мәдәни үзәге артистлары: җырчы Рената Бадамшина, «Дуслар» вокаль ансамбле, гармунчылар Алсу Фәткуллина һәм Наил Хәйбулов, җырчы Әлфинә Әхмәтҗан чыгыш ясады.

Фото: © Мәскәү татарлары автономиясе Телеграм-каналы

Аларның чыгышлары Россия башкаласында августта үткәрелә торган татар мәдәнияте бәйрәменең кабатланмас атмосферасын булдырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot