Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар һәм яһүд халыклары дуслыгы турындагы «Лехайм, татары!» китабы тәкъдим ителәчәк
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шул уңайдан 5 дистәләп мәдәният һәм сәнгать әһелләрен чакырган
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 23 гыйнвар, шимбә көнне, 14.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында «Лехайм, татары!» дип аталган китап тәкъдим ителәчәк, диелә әлеге оешмадан алынган игъланда.
Китап белән былтыр мәскәүлеләр, иерусалимлылар, урыннарда «Азатлык» радиосы, мәгълүмат агынтлыклары аша киң җәмәгатьчелек танышып өлгергән булса, чират, ниһаять, Казанга да җитте.
«Риа-новости» агентлыгы журналисты, Мөселман журналистлары лигасы президенты Радик Әмиров җитәкчелегендә узган елны Мәскәүдә 1 мең данәдә дөнья күргән әлеге басма татар һәм яһүд халыклары тарихының, җәмгыять яшәешенең, милли ризыкларының, ике этноска хас дини тормышларның охшаш якларын ача. Авторлар исә төрле халыкны бер-берсенә күзгә күренмәс җепләр белән бәйләгән чын дуслык булуы турында бәян итүне максат итә. Аерым алганда, китап эчтәлеге шушы халыкларның бер дистә мәдәният-сәнгать, дин, спорт әһелләренең хатирәләреннән, аларга бәйле вакыйгалардан тора, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләре хакында аерым мисалларда раслана. Анда гомуммәгълүм артистлар Константин Райкин, Иосиф Кобзон һәм журналист, лингвист, язучы һәм тәрҗемәче Танкред Голенпольский, Беларусь мөфтие Әбубәкер Шабанович һ.б. шәхесләрнең истәлекләре, Ирина Винер укучысы булган Олимпия чемпионы Янина Батыршина гаиләсе тарихы һ.б. кызыклы язмалар тупланган. Мондый үзенчәлекле китапны бастыру исә «CAF (Charities Aid Foundation) Россия «Еврейские общества» хәйрия программалары кысаларында мөмкин булган.
Китап исеменең беренче сүзе ивриттан русчага «за жизнь, за здравие» дип тәрҗемә ителә, татар телендә ул «исәнмесез», ә бәлки «исән булыгыз» мәгънә төсмере бирә кебек, һәрхәлдә, тәкъдим итү тантанасында моңа ачыклык кертелер дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шул вакыйга уңаеннан республиканың 5 дистәләп мәдәният һәм сәнгать әһелләрен чакырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз