news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар һәм төрек галимнәре берләшә

Ш.Мәрҗани институты белән Ататөрк Тикшеренү үзәге арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Бөек рус революциясенең шәхси дөньялары" ("Частные миры Великой русской революции") халыкара фәнни конференциянең пленар утырышы бара.
 
Фәнни чарада Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, академик Рафаэль Хәкимов, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 60тан артык галим катнаша. Конференциядә Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан Ататөрк Тикшеренү үзәге (Atatürk Araştırma Merkezi) президенты Мәхмүт Али Бейхан һәм әлеге үзәкнең вице-президенты Нихат Бойукбаш чыгыш ясады. Төркиядән килгән галимнәр Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының эшчәнлеген мактап узды һәм Төркия тарихында исемнәре теркәлеп калган татар галимнәре турында фикерләрен җиткерделәр. 
 
 
Ататөрк Тикшеренү үзәге дөньяның төрле фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Нихат Бойукбаш белдергәнчә, алар халыкара проектлары фәкать төрек телендә генә алып бара. “Төрек теле дөньяда киң кулланылган 5 тел арасына кергән. Төрек телен фәнни тел буларак та саклап калу җәһәтеннән шулай эшлибез, – диде Нихат Бойукбаш. – Татарстан көчле галимнәре белән дан тота. Сезне дә үзебезнең проектларда көтеп калабыз. Безгә тәҗрибә уртаклашырга, берләшергә кирәк. Шул чакта гына халыкка хезмәт иткәндә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”. 
 
Конференция барышында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Ататөрк Тикшеренү үзәге арасында фәнни хезмәтләшлек турында килешүгә кул куелды. Төркиядән килгән кунаклар Ш.Мәрҗани институтына китаплар бүләк итте. Рафаэль Хәкимов исә, төрек галимнәренә яңа гына төрек теленә тәрҗемә ителгән “Татарика” басмасын тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100