news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар һәм мордваның уртак сүзләреннән торган китап әзерләнә

Мордва кызы, татар егете әзерли торган китап 2018 елда дөнья күрәчәк.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар, мордва телләрендәге уртак сүзләр тупланган китап әзерләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан республикасы мордва мили-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова җиткерде.

“Мин Чувашстанның мордва авылында тудым. Хәзер Татарстанда татар гаиләсендә яшим, - ди Наталья Сабитова. – Ирем Шамил югары уку йортында студентларга белем бирә. Тел темасы аңа да якын. Ә үзем мәктәптән бирле телләр белән кызыксынам. Шуңа күрә мордва, татар телләренең охшашлыгы турында, телдәге уртак сүзләрне җыеп китап эшли башладык. Шактый материал тупланды. Татар белән мордва телендә охшашлыклар бар. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узасым килә: Татарстан халыклары дуслыгы йортында мордва балаларының якшәмбе мәктәбен дә ачарга ниятлибез. Республикада мордва мәктәпләре аз, Казанда бөтенләй юк. Телне, мәдәниятне өйрәтә торган бу мәктәп мордваларга зур файда булыр иде”.

Наталья Сабитова белдереп узганча, тел охшашлыкларын бәян иткән китап киләсе елга нәшер ителер, дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot