Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар мәктәпләренә яңа китаплар
Татар мәктәпләренә яңа китаплар
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Күптән түгел «Мәгариф» нәшриятында «Математика дәреслеге белән ничек эшләргә» һәм «Урта мәктәптә татар телен укыту» дигән укытучылар өчен методик кулланмалар басылып чыкты.
Фәүзия һәм Вил Казыйхановлар тарафыннан язылган 2нче сыйныфлар өчен математика дәресләрен укыту кулланмасы Татарстан Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән сынап карау өчен бастырылган. Анда балаларны математикага эксперименталь программа буенча өйрәтүнең методикасы һәм эш алымнары тәкъдим ителә.
Николай Максимов тарафыннан язылган методик кулланмада исә татар урта гомуми белем бирү мәктәбе, гимназия һәм педагогия көллиятләре укытучыларына, шулай ук рус мәктәпләрендәге татар сыйныфларында татар телен укытучылар өчен дә тәкъдим ителә. Анда өлешчә һәм тулы фонетик, морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау үрнәкләре бирелә. Әлеге әсбаб филология фәннәре докторы Ф. Хисамова фәнни җитәкчелегендә нәшер ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз