news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар мәктәпләре ябылуга каршы социаль роликка актерлар чакырыла

Роликта 200 кеше "Туган тел" җырын җырлаячак.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 24 апрельдә Г.Камал театрының кече сәхнәсендә татар мәктәпләре ябылуга каршы социаль ролик төшерергә җыеналар. Язмада 200 кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына роликның режиссеры Туфан Имаметдинов хәбәр итте.

“Безгә татар мәктәпләре ябылуга яки руслашуга битараф булмаган кешеләр кирәк. Ике атна чамасы төшкән социаль роликка Казан, Яр Чаллы, Оренбург,Түбән Кама һәм башка шәһәрләр кушылды. Хәзер соңгы өзекне генә төшерәсе калды, моның өчен безгә ярдәм кирәк” – диде социаль роликның режиссеры Туфан Имаметдинов.

“Татар теле хәзерге вакытта укыту процессыннан алып атылды. Татар мәктәбе булып саналса да, бары тик татар теле һәм әдәбияты укытыла. Балалар мәктәптән русча фикер йөртергә өйрәнеп чыга. Башлангыч белемне бала әти-әнидән ала, шуңа гаиләләрдә дә туган телдә сөйләшергә кирәк”, – кирәк дип саный ул.

Социаль роликны 24 апрельдә 15:30 сәгатьтә төшерә башлыйлар. Үзләрен актер итеп сынап карарга теләүчеләрне шул вакытка Г.Камал театрына чакыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100