news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә зыярәт кылды

Искә алу чарасында бөек татар шагыйрен милләтебезнең пәйгамбәре дип атадылар.

Татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә зыярәт кылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салды. Искә алу мәрасимендә “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Тукайның татар халкының пәйгамбәре дип әйтте. “Күңелләребез һәрвакытта да Тукаебыз белән яши. Әгәр дә кеше 26 яшендә үлмәс гасырлардан-гасырларга алып бара торган үзенең идеологиясе, шигърияте белән халкын тәрбияли икән, ничек инде аны пәйгамбәр димисең”, - диде ул.

“Тукаебызны барлык тирә-якта да данлыйлар, зурлыйлар. Күп кенә дәүләтләрдә аңа атап һәйкәлләр ачыла. Әгәр дә без шушындый даһиларыбызны онытмасак, телебез дә, динебез дә, милләтебез дә яшәячәк”, - дип сөйләде Данил Салихов.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе милләт проблемалары турында матбугатта язарга киңәш бирде. “Биредә бөтенебез дә йөрәгебез белән милләт дип янабыз. Кулыгызда каләмегез бар, языгыз, матбугатта чыгарыгыз”, - диде ул чыгышында.

Тукай премиясе лауреаты, актер Әзһәр Шакиров Габдулла Тукайның “Шагыйрь” дигән шигырен укып үтте. “Үзенең бөеклеге белән татарларның бөеклеген исбат иткән шагыйрь дип саныйм мин аны. Аллаһы Тәгаләнең рухы аңа көчле төшкән”, - диде ул.

Тукай премиясе иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Тукай заманыннан килгән милләт каршында торган мәсьәләләр әле дә шул ук дип әйтте. “Тукай әле бездән бәхетлерәктер дә. Чөнки ул заманда татар милләте әле бербөтен булып яшәгән. Мәгариф системасы, мәдрәсәләр көчле, киләчәккә өмет зуррак булган”, - диде ул.

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Тукай әсәрләрендә татар теленең байлыгын һәм ислам диненең сафлыгын да чагылдырды дип саный. “Тукайның үсешенә Коръән зур йогынты ясады. Шагыйребез милли һәм дини тәрбия бирде. Аллага шөкер, аның хезмәтләре бүгенге көндә дә дәвам итә”, - диде ул.

Традицион чарада өлкән буын язучылары, галимнәре, артистлары катнашты. Чыгышларны йомгаклап, Габдулла Тукай кабере янында аның һәм башка әрвахларның рухына багышлап, Коръән аятьләре укылды. Искә алу мәрасиме Тукайның каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100