news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева рухына җеназа намазы укырга Мәрҗани мәчетенә җыелды

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым озак вакытка сузылган авырудан соң бүген вафат булды.

Татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева рухына җеназа намазы укырга Мәрҗани мәчетенә җыелды
Рамиль Гали
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанда Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваны соңгы юлга озаталар. Татар җәмәгатьчелеге Мәрҗани мәчетенә аның рухына дога кылып, җеназа намазы укырга җыелды. Бирегә мәрхүмәнең җәсәдын алып килделәр.
  • Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева озак вакытка сузылган авырудан соң бүген, 16 ноябрьдә, вафат булды

"Бүген җомга көн, шушы изге көндә Сәкинә ханым рухына дога кылырга җыелдык. Халык бик күп, бергәләп укыган догалар мәрхүмә рухына барып ирешсен. Урыны җәннәттә булсын", - диде Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль Бикинин.

news_right_1
news_right_2
news_bot