Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар җәмәгатьчелеге Ренат Еникеевны соңгы юлга озата
Озату мәрасиме Татарстан композиторлар берлегендә бара.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар музыкасының классигы Ренат Еникеевның истәлеген мәңгеләштерү эшләре оештыру иртәгәдән үк башланачак. Бу хакта күренекле композиторны соңгы юлга озату мәрасимендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова вәгъдә итте.
Татар җәмәгатьчелеге Ренат Еникеевны соңгы юлга озатырга җыелды. Озату мәрасиме Татарстан композиторлар берлегендә бара.
«Бу залда аның концертлары үтә иде. Ул үзе фортепианода уйный иде. Аны яткан хәлдә күрү авыр. Аның музыкасы күңелемдә яңгырап тора», - дип сөйләде Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резеда Әхиярова.
Ул композиторның Россия һәм Татарстан музыкаль дөньясында Ренат Еникеевның ролен билгеләгән монография бастырып чыгару кирәклеген әйтте. Композитор яшәгән йортта мемориаль такта куярга тәкъдим итте. Аның исемен йөрткән урам да булу мөмкинлеген искәртте.
Озату мәрасимендә Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, күренекле актер Ренат Таҗетдинов, композитор Әнвәр Шәрәфиев, филармониянең бүлек җитәкчесе, күренекле җырчы Владимир Васильев һәм башкалар чыгыш ясады.
Озату мәрасимен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз