news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар җәмәгатьчелеге Муса Бигиевне искә ала

22 гыйнварда Габдулла Тукайның әдәби музеенда фәлсәфәче, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, публицист Муса Бигиев тууына 135 ел тулуга багышланган кичә оештырыла

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). 22 гыйнварда Габдулла Тукайның әдәби музеенда фәлсәфәче, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, публицист Муса Бигиев (1875-1949) тууына 135 ел тулуга багышланган “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән кичә оештырыла.
Муса Бигиев – күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның замандашы. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр каршылыклы була. Әмма татар мәдәниятенең атаклы бу ике шәхесе аны үстерүгә зур өлеш кертә.
Муса Бигиев Ростов-на-Дону шәhәрендә мөселман рухание гаиләсендә туа. Башта мәктәптә, аннары, Казанга килеп, Габдулла Апанаев мәдрәсәсендә укый. Озак та үтми, укуын дәвам иттерү өчен Бохарага бара. 3-4 елдан Муса Бигиев Якын Көнчыгышка китә, Мәккәдә, Мәдинәдә, Каhирәдә, ә соныннан Истанбулда куренекле галимнәрнең дәресләрен тыңлый.
1904 елда Россиягә әйләнеп кайтып, ирекле тыңлаучы буларак Петербург университетының юридик факультетында дәресләр ала. Тукай аңа шәхес буларак бик югары hәм җылы бәя бирә, аның тырыш hәм эшчән булуын күрсәтә. 1901 елны ул Петербургта эшчеләр оешмасы белән элемтәдә торганлыгы өчен кулга алына hәм Өфегә сөрелә.
Төркиядә була. Чит илләрдә йөреп, Петербургка кайткач, Муса Бигиев күренекле җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ибраhимов белэн таныша hәм ул чыгарган «Өлфәт», «Әт-Тилмиз» журналларында языша башлый, сәясәт мәйданына тартыла, Россия мөселманнарының милли-азатлык хәрәкәтенең актив эшлеклеләренең берсенә әйләнә. Ул мөселман корылтайларын оештыручылардан була, «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенең җитәкче органнарына сайлана, нәширлек белән дә шөгыльләнә.
Ул «Шура» hәм башка газета-журналлар битләрендә даими рәвештә бәхәсле мәсьәләләргә караган мәкаләләр бастыра, рефератлар яза, лекцияләр укый.
1917 елдан соң Муса Бигиев Петербург hәм Мәскәү мәчетләренең имамы булып эшли башлый. Әмма аның фәнни хезмәтләрен бастыру елдан-ел кыенлаша, имам вазифасын башкару юлында да киртәләр килеп чыга тора. Болар 1930 елда аны эмиграциягә китәргә мәҗбүр итә. Монда да ул фәнни hәм әдәби эшчәнлеген дәвам итә. 1931 елда шәхси чакыру буенча Иерусалимда үткәрелгән дөньякүләм мөселман конгрессында катнаша.
М.Бигиев ватанына әйләнеп кайту хыялы белен яши, әмма ул елларда мондый мөмкинлек киселгән була. Муса Бигиев 1949 елда Каhирәдә дөнья куя.
Муса Бигиевнең фәнни-иҗади хезмәтләренең күпчелеге дин мәсьәләләренә багышланган. Аларда ул шәригатьнең бүгенге дөньяда тоткан урынын билгеләргә тырыша hәм Коръәнне, шәригать законнарын хәзер дә нәтиҗәле файдаланырга мөмкин дигән фикергә килә. Шулай ук ул социаль-сәяси проблемаларны да, иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен дә читләтеп үтми. Иҗади эшчәнлегенең тәүге адымнарында ук ул «Ислам cоциализмы» концепциясен эшли hәм Исламның социализмга каршы түгеллеген исбатларга тырыша.
Муса Бигиевнең дөнья күргән тәүге хезмәтләреннән берсе «Коръән тарихы» исеме белән гарәп телендә чыккан кечерәк кенә китап була. Муса Бигиевнең 1912 елда Казанда нәшер ителгән «Озын көннәрдә рузә» исемле күләмле хезмәте Ислам диненең мөhим нигезләреннән булган ураза мәсьәләсен яктыртуга багышланган.
Дин hәм дини тәгълиматларга кагылышлы мәсьәләләр Муса Бигиевнең «Тасхихе рәсме хат Коръән» (Казан, 1909), «Инсаннарның гакыйдәи илаhияләренә бер нәзар» (Оренбург, 1911) һәм башка хезмәтләрендә дә яктыртыла.
Ә «Шәригать әсаслары» (Казан, 1907), «Кавагыйде фикъhия» (Казан, 1910), «Зәкят» (Петроград, 1916), «Халык нәзаренә берничә мәсьәлә» (Казан, 1912) кебек әсәрләрендә Бигиев хокук hәм әдәб-әхлак мәсьәләләрен яктырта.
Муса Бигиевтән шулай ук басылмаган зур гына мирас, шул хисаптан Коръәннең татарчага тәрҗемәсе кала.
Муса Бигиевнең тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. 2005 елда Татар китап нәшриятында дөнья күргән “Татар дин гыйлеме антологиясе” сериясендә “Муса Бигиев. Сайланма хезмәтләр” исемле ике томлык китап чыкты.
Г.Тукай музеенда буласы чарада ТР Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла Якупов, фәлсәфә фәннәре докторы Рафик Мөхәммәтшин, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов, язучы Рабит Батулла катнашыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматны Г.Тукайның әдәби музееннан җиткерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot