news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар галиме Резеда Ганиеваны соңгы юлга озатты

Мәрхүмә Самосыроводагы Мөселман зиратында җирләнә.

Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар галиме Резеда Ганиеваны соңгы юлга озатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле татар галиме Резеда Ганиева соңгы юлга үзенең ишегалдынан озатылды. Ике әдәбият галиме - Зөфәр Рәмиев һәм Резеда Ганиева яшәгән йорт ишегалдына татар җәмәгатьчелеге, нигездә, коллегалары һәм шәкертләре җыелган иде.

Озату мәрасимен филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов алып барды. Галимә белән хушлашу сүзләрен күренекле галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Галимҗан Ибраһимов исмендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, галимә Флера Сәйфуллина, халык шагыйре Рәдиф Гаташлар әйтте.

Резеда Ганиеваның ире Зөфәр Рәмиев быел бергә гомер итүләренә 52 ел буласы икәнлеген әйтте, җыелган халыкка рәхмәтләрен җиткерде.

Мәрхүмә Самосыроводагы Мөселман зиратында җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot