Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар мәгарифенең гүзәл энҗесе - Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова
Тәэминә Биктимирова, тарих фәннәре кандидаты
Якты дөньяда нибары 25 ел гына яшәсә дә, замандашларында иң матур истәлекләр калдырган гүзәл зат – шагыйрә һәм публицист-мөхәррир Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова аерым урынны алып тора. Бу зыялы кызның халкыбызга хезмәт итүгә багышланган хәерле гомере кыскалыгы белән язгы яшенне хәтерләтә. Аның кылган хезмәтләре вә гаҗәеп эшчәнлеге хакында Октябрьгә кадәр чыгып килгән «Русское слово», «Сибирская жизнь» газеталарында (Фатыйма-Фәридәнең 1914 елдагы вафаты уңае белән) язылган истәлекләр һәркемне тетрәндерерлек. «Мөселман хатын-кызларыннан иң беренче публицист-мөхәррир. Аны еш кына Томск шәһәренең педагогик җәмгыять утырышларында, әдәби түгәрәк җыелышларында күрергә була иде, – дип яза «Сибирская жизнь» газетасы. – Моңсу күзләре белән карап, тын гына чыгышларны тыңлый. Аның бу күзләрендә белемгә сусау, тормышны өйрәнергә, белергә теләү көчле иде. Үзе белгәнне газета аша милләттәшләренә җиткерергә омтыла, аның ихтыяр көче чиксез иде» (Сибирская жизнь, 1914, №40, 25 февраля; Русское слово, 1914, № 40, 18 февраля).
Ни өчен ике исем – Фатыйма-Фәридә дигәндә, элегрәк заманнарда татарның затлырак гаиләләрендә балаларга ике исем кушу булган икән. Фатыйманың икенче исеме Фәридә – тиңдәшсез, кыйммәтле энҗе бөртеге дигәнне аңлата. Ул 1889 елны Чистай шәһәрендә яхшы тормышлы, мөселман дине, шәригать кануннарын бик тә хөрмәт итеп яшәгән Мортаза Ваһапов гаиләсендә туа. Башлангыч белемне абыстайга йөреп ала, әмма бу белем генә аны канәгатьләндерми. Әтисенең дә бердәнбер кызына дөньяви белем бирәсе килә, тик яман сүзләр чыгудан курка. Ниһаять, бер җае чыга. Күршедә генә яшәгән, Русия күләмендә мәшһүр ишан Мөхәммәд-Закир Камаловның улы Ибраһим үз сеңелләренә өйләрендә дәресләр бирә башлый. Фатыйма да аларга кушыла (Тормыш, 1914, 19 февраль). Ибраһим Камаловның югары белемне шәрык дөньясының иң мәшһүр уку йортларыннан саналган Әл-Әзһәр (Каһирә) университетында алганы, Чистайда гарәп, фарсы, төрек, татар, урыс һ.б. телләрдәге бай китапханәсе булганлыгы мәгълүм (Татар иле, 2000, №36 (397), сентябрь). Кызларга да бу белем чыганакларыннан файдалану мөмкин булгандыр, мөгаен.
Мортаза агайның үз өендә дә китапларны әледән-әле Казаннан да, Истамбулдан да алдырып торалар.
Үсә төшкәч Фатыйма-Фәридәнең Истамбул шәһәренә баруын да шул ук рус газеталары яза. Дөньяның атаклы шәһәре Истамбулда булуы аның тормышына көчле тәэсир ясый. Ул шәһәрнең бай китапханәсенә йөреп белемен тирәнәйтә, Төркиянең хатын-кызлар хәрәкәте җитәкчеләре белән очраша; үз иленә кайткач, хатын-кызларны милләтне алдынгы итәр өчен көрәшкә күтәрергә хыяллана. Кайту белән ул өендә кызлар укыта башлый. Аның янына сабакташ дуслары – бертуган Шәмсениса, Хәтимә, Өммегөлсем Камаловалар, Фатыйх Әмирханның әтисе Мөхәммәт-Зариф белән бертуган, татар дөньясына мәгълүм зыялы зат, дәмолла һәм мөдәррис Мөхәммәд-Нәҗип Әмирханның кызы Зәйнәп, атаклы мөгаллимә Фәһимә Гайнетдинованың бертуган сеңелләре Мәрвәрит һәм Илһамия Туктаровалар һәм башка кызлар килә. Зуррак кызлар өлгергәнлек аттестатына имтиханга хәзерләнәләр, музыкага өйрәнәләр, кечерәкләр өчен дөньяви фәннәр белән танышу башлана.
Илдә барган вакыйгалар эчендә кайнаган затлы зыялылар Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый, Фоат Туктаровлар да бу йортка еш килеп йөриләр. Чистайдагы туганнарына кунакка килгәч, Фатих Әмирхан да монда керми китми.
1907 елны Мортазалар гаиләсе хәзерге Ютазы районының Кәрәкәшле авылына күчеп килә. Кәрәкәшлегә килгәч, гаять кыенлыклар белән булса да, Фатыйма кызлар мәктәбе ача. «Әткәм һәм әнкәм өебезнең зур ягын бушатып шунда кызлар мәктәбе ачарга ризалык бирделәр, – дип язган үзенең истәлекләрендә Фатыйма-Фәридә белән бергә мөгаллимәлек иткән Зәйтүнә Фәхри. Ләкин бу әле шома гына бармады. Ничә еллар буе «сабак абыстай» булып дин дәресләре өйрәткән Бәдрикамал абыстай кызларның дөньяви дәресләр алып «шайтан юлына» басуына ризалык бирми, ә авыл халкы абыстайның бәддога сыннан курка. Әнкәм мәрхүмә шәлен ябынып авыл буенча кызларның әти-әниләрен үгетләп йөри. Атна кичләрен Фатыйма апа мәктәбенә авыл хатын-кызлары да җыелып дәрес ала иде. Әкренләп күрше авыллардан да кызлар килде. Хәл үзгәрде, өй эче кызлар белән тулды. 1907-1908 нче уку елы шулай гөр килеп узып китте» (Сөембикә, 1994, №10, б.24.).
Олуг әдибебез Фатих Әмирхан Казанга кунакка килгән Фатыйма-Фәридәнең, 1907 елның 5 ноябрендә «Купеческое собрание»дә үткәрелгән әдәбият кичәсендә катнашып, чыгыш ясавын мактап искә ала: «Фәридә ханымның «Хатыннар дөньясы» шигырен укуы бөтен кичәгә ямь бирде, – дип яза ул. – Әгәр Фәридә туташ та кичәгә мөшарәкәт итмәгән булса, кичәдә ирләр генә мөдахәлә итеп (катнашып), ул җәһәттән бик берьяклы булып чыгачак иде» (Ф.Әмирхан. Әсәрләр. Дүрт томда. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – Б.10.).
1908 елда Фатыйма Төркиядә укып кайткан, чыгышы белән шушы Кәрәкәшленеке булган Вагыйз Нәүрүзовка кияүгә чыга. Алар Томск шәһәренә күчеп китәләр. Ерак җирләргә китүнең сәбәбен Фәридәнең якын дусты Кәримә Ишмөхәммәтова үзенең истәлекләрендә болай дин аңлата: «1908 елның сентябрь аенда Томск каласына иң элек мәртәбә бардыкларында Омскида туктап, бездә кунак булдылар... Күп сүзләр сөйләштек. Бәхетсез милләтнең һәм дә хатын-кызларның һәрбер тәрбиядән мәхрүм калулары тугрысында кайгырыштык. Һәрничек булса да аларга ярдәм итешергә сүз бирештек.
Шул вакытта Фатыйма-Фәридә ханымнан бу кадәрле ерак шәһәргә баруның сәбәбен сорадым. Чит җирдә, чит кешеләр арасында торуның авыр икәнен дә сиздердем. Моңа каршы ул: «Без зәгыйфь вә аянычлы милләтебезгә хезмәт итүне беренче бурычымыз дип беләбез. Шул сәбәпле бу хезмәтне җан-тән илә кабул итеп, бер кашыклы канымыз калганчы милләткә хезмәт итәчәкмез», – дигән җавабын әйтте.
–Үз ватаныгызда да хезмәт итәргә мөмкиндер? – дигән соравыма:
–Алай да мөмкин. Тик анда бездән башка да хезмәт итүчеләр бар, шөкер. Менә бу якта, караңгы вә салкын Сибириягә төрле сәбәпләр илә килеп таралган, адашкан кыз туганнарымыз бик күптер. Аларның һәр каюлары белемгә сусаганнар тик алар арасына килеп хезмәт итүчеләр юк хөкемендәдер,— дип җавап бирде (Сөембикә, 1916, №9, б.170).
Ни кызганыч, халыкка аң-белем бирергә омтылып, иң ерак җирләргә барып, мәгариф эшендә күпме җәфа чиккән фидакарь җанлы мөгаллим-мөгаллимәләр хакында бөтенләй аз беләбез ләбаса. Рус тарихында мондый хәрәкәтләр революцион күтәрелешкә якынлаштырып булса да, «народниклар хәрәкәте» исеме белән бераз өйрәнелгән иде. Бәлки безнең мәгариф тарихын өйрәнүчеләр дә бу проблемага игътибар итәрләр әле дип өметләнергә кирәктер.
Томскида Фатыйма татар кызлары өчен мәктәп ачарга уйлый. Шуңа күрә ул укытучылыкка имтихан бирә һәм бу адымы аңа мәктәпне казна хисабына, рәсми төстә ачарга мөмкинлек ача. Бары тик 19 яшен генә тутырган татар кызы бу киртәләрне ничек җиңә алды икән? Шуның белән бергә, 1912 елның февралендә алар «Сибирия» газетасын чыгара башлыйлар. Газетаның чыгымнары өчен Мортаза картның Чистайдагы тегермәнен сатуын әйтеп китү дә урынлы булыр, минемчә, Фатыйма-Фәридә 1905 елардагы татар газеталары традициясен дәвам итеп, «Сибирия»дә «Хатын-кызлар дөньясы» дигән бүлек оештыра. Аның 15-16 яшьләрендә үк «Әлгасрел-җәдит» журналында мәкаләләр язып бастыру белән башланган мөхәррирлек эше бу газетада киң колач ала. Публицистик мәкаләләре белән ул татар хатын-кызларын рухи бәйсезлеккә, искелеккә каршы актив көрәшкә чакыра. «Кызларымызны ярты-йорты абыстайлар идарәсендә булган мәктәпләрдә генә укытмыйча, тормышка иптәш итеп чыгара торган гыйлем йортларында укытырга кирәк. Бу гыйлем йортларын хәзерге көндә татар милләте сала алмыйдыр, үзебезнеке булганны көтеп утырыр хәлемез юк. Кызларымызны рус мәктәпләрендә укытырга тиешлемез», – дип яза Фатыйма ханым (Сибирия, 1913, №99).
Газета битләрендә авыл кызларын бакчачылык, умартачылык һөнәренә өйрәтергә, земство тарафыннан ачылган авыл көнкүреш мәктәпләренә тартырга киңәшләр бирелә.
Фатыйма-Фәридә ир һәм кыз балаларны бергә укыту алымын яклый. Бу турыда Ачинск шәһәрендәге татар мәктәбенең укыту тәҗрибәсен мактап чыга. Кайберәүләрнең Төркиядәге хатын-кызлар тормышын үрнәк итеп сурәтләргә маташуларын кискен төстә тәнкыйтьли. «Бездә хәзер ибтидаи (башлангыч) рөшди (урта) мәктәпләр дәрәҗәсендә укучылар күбәйде, – дип яза ул. – Хатын-кызларымыздан гали (югары) мәктәп бетергән врачлар, акушерларымыз бар. Татар кызлары урта, гали мәктәпләрне бетерү илә төрек хатын-кызларыннан югары тора. Төрекләрдә гали мәктәп бетергән хатын-кызлар да, хатын-кызлар өчен гали мәктәпләр дә юк!» (Сибирия, 1912, №14.). Ул алдынгы рус ханымнарына һәмдәки Көнбатыш Европа илләрендә шундый ук үз хокуклары өчен көрәшүче хатын-кызларга сокланып: «Алар һәрбер фәнни-гыйльми, әдәби җәмгыятьләрдә ирләр кадәр үк сәләтлелек күрсәтәләр, хәтта алардан оста очучылар да җитешкән»ен искәртә. Бала тәрбияләү хакында да ул газетада бик күп мәкаләләр бастыруга ирешә. «Бәхет малда түгел, балага гыйлем-тәрбиядәдер» – шуларның берсе (Шунда ук, 1912, №3).
«Сибирия» газетасы 1913 елның 31 августына хәтле чыга. Нәүрүзовлар Уфага күчеп килгәч, «Тормыш» исемле газета чыгара башлылар. Уфада да Фатыйма шул ук вазифаларны башкара. Күп вакытта газетаның баш мөхәррире булып исәпләнгән ирен дә алыштырып, бөтен мәшәкатьләрне үз өстенә алырга туры килгән аңа.
Гаяз Исхакый аңа багышлап «Мөгаллимә» повестын язган, Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр» романында исә Гәүһәр ханым Фатыйма-Фәридәнең прототибы була.
Ни кызганыч, Фатыйма белән якыннан аралашып яшәгән, аның мәктәбендә башлангыч белемне алган Мәрхәбә апа Гәрәева-Нигъмәтуллина калдырган истәлекләргә караганда, Фатыйма шәхси тормышында бәхетле булмаган икән. 1913 елның ахырларында ул, каты аыру хәлендә, улын ияртеп Кәрәкәшлегә әтисе йортына кайта. Дәваланып та карый, әмма файдасы булмый. Бердәнбер кызларын югалту алдында кара кайгыга төшкән Мортаза абзый белән Фатыйма абыстай кызларының васыятен сорыйлар. «Булган нәрсәләремне сатып, шушы Кәрәкәшле авылы балаларына, минем исемемнән мәктәп салсагыз иде» бу Фатыйманың соңгы васыяте. 1914 елның 14 февралендә ул, бары 25 яшендә, фани дөнья белән бәхилләшә.
Татар халкы бу югалтуны авыр кичерә, Фатыйма-Фәридәне соңгы юлга озатырга тирә-яклардан меңнәрчә кешеләр килә. Җыелган халык алдында булачак шагыйрь Сирин (Батыршин Сирин Хәниф улы) үзенең «Фатыйма-Фәридә ханым рухына» дигән шигырен укый. Аның:
Син үлсәң дә, әмма ләфзан.
Син мәгънәи үлмәдең.
Керде җәсәдең кабергә,
Әмма үзең кермәдең, –
дигән сүзләрен халык бик ошата. Соңрак Фатыйма-Фәридәне искә алган саен, бу шигырь дә укылмыйча калмый. «Матбугатка меңгә якын телеграмма, 1500гә кадәр тәгъзия (юату хатлары) килде. Ал арның барысын да матбугатта бастырып чыгарырга мөмкин булмады», – дип яза «Сөембикә» журналы. «Аң» журналы инде Фатыйма-Фәридә хакында меңләгән милләттәшләрнең уртак фикерен белдереп: «Ул безнең алдынгы сыйныф мөгаллимәләребездән вә җәмәгать Хадимнәреннән һәм дә хатын-кызлар арасында саннары бик аз булган язучылардан иде», – дигән кайгылы хәбәрне өсти. Фатыйма-Фәридәнең вафатыннан соң, Кәрәкәшле авылы кешеләре аның исемен мәңгеләштерү нияте белән мәктәп салу чарасына керешәләр. Матбугатта бу хакта белдерү чыкканнан соң, тирә-якта иганә җыю башлана. Гариф Шәфыйк улы Батыршин мәктәп урыны өчен үзенең бәрәңге бакчасын бүләк итә. Ниһаять, 1915 елның 11 ноябрендә мәктәпнең нигезе салына.
Бу татар дөньясында моңарчы күрелмәгән һәм киләчәктә дә күрелер дип өметләнә алмаган бер вакыйга. Мәктәпкә нигез салу вакытында Кәрәкәшле авылына чит җирләрдән 50дән артык голәма һәм сәүдәгәрләр җыела. «Мосафирлар арасында, – диелә «Сөембикә» журналының мәкаләсендә, – бик мөхтәрәм булган карт хәзрәтләр илә, гыйлеме вә иҗтимагый хезмәтләре илә халыкка танылган хөрмәтле затлар бар» (Сөембикә, 1915, №3). Авыл халкы, бигрәк тә хатын-кызлар аларны якты йөз белән шатланып каршы ала. Кызлар мәктәбендә Фатыйма-Фәридәнең шәкертләре мәктәпне җыештыралар, матур итеп бизиләр. Мәрәсимне идарә итүче мөдәррис имамнар Гариф Батыршин, Гатиятулла Габидуллин, Нуретдин Фәрхетдинов, Харис хәзрәтләр (фамилиясе күрсәтелмәгән), көндез сәгать икедә, мәктәп салыначак урынга кунакларны алып киләләр. Бәйрәкә авылыннан килгән, ахун һәм мөдәррис имам Мәсгуть Габидуллин Коръән укый. Җыелган халык «мәктәп милләтемезгә файдалы хезмәт кешеләре һәм изге аналар тәрбияләп чыгарсын», – дип дога кыла. Халыкны бу гүзәл күренеш тетрәндерә. Иң өлкән яшьтәге хәзрәтләр, үзләре беренче бүрәнәне күтәреп, нигезгә куялар.
«Сөембикә» журналы мәктәп салырга үзләренең хәләл акчаларын кызганмаган кешеләрнең исемлеген биргән. Барысы 76 кеше. Әмма мәктәп салу, акча җитеп бетмәгәнлектән, бераз сузыла. Шуңа күрә, әлегә кадәр дә бар керемен мәктәп төзелешенә биргән Мортаза карт, бу эшне төгәлләү өчен, хәтта йорт-җирен сатарга мәҗбүр була. Агымсу буендагы тау башында Фатыйма-Фәридә исемендәге мәктәп шулай төзелә.
Бераз соңрак Кәрәкәшле авылында икенче мәктәп салынган һәм ул Фатыйма-Фәридә исемен йөртми инде...
Берничә тапкыр Фатыйма-Фәридә хакында радиодан сөйләп, аңа да Фатыйма-Фәридә исемен бирү теләген янә халыкка җиткергән идем. 1915 елны татар ирләре хатын-кызны олылый белгәннәр, күрәсең. Мәгариф өлкәсендәге хәзерге ирләргә бу югарылыкка күтәрелергә язмаган икән әле.
(Материал автор редакциясендә бирелә).
Фотода - Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз