news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар мәгълүмат киңлеген берләштерүгә багышланган сәфәр

Татар мәгълүмат киңлеген берләштерүгә багышланган сәфәр

(Екатеринбург, 25 апрель, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Бу көннәрдә Екатеринбург шәһәрендә “Татар иле” газетасының баш мөхәррире Шамил Шәмси улы Хамматов булып китте. Ул Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге бинасында җәмәгатьчелек вәкилләре һәм татар журналистлары белән очрашты. Урал якларына килеп чыгу максатын Шамиль әфәнде “корама юрган” кебек төрле бизәкләргә бай булган татар мәгълүмат киңлеген берләштерү дип атады.

Түгәрәк өстәл янында татар гаммәви мәгълүмат чаралары, бигрәк тә даими матбугат проблемалары һәм дәүләт күләмендәге милли сәясәт турында бик җанлы сөйләшү барды. Сер түгел, соңгы елларда газета-журналларга язылучылар саны бермә-бер кимеде. Чит төбәкләрдә яшәүче татарларның күбесе аларга язылмый да башлады. Моның сәбәбе халыкның матди хәлендә генә түгел. Кайбер матбугатка язылу хакы, кем әйтмешли, шалкан бәясе генә бит. Эш тирәнрәк тора. Кызганычка, татарча укый белә торган татарларның яше олыгая. Яшьләрнең исә укый белгәннәре дә артык кызыксынмый.

Сүз, шулай итеп, мәктәпләрдә туган телне укыту һәм татар мәктәпләре булдыру проблемасына кереп китте. Кызганыч ки, татар теле кухня теле дәрәҗәсенә генә калып бара. Бигрәк тә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар туган телдә өйдә яисә дуслар җыелганда гына аралашалар бит. Шуңа күрә ата-аналар балаларын туган телдә укытуны кирәксенми. Югары белем алу, аннан соң эшкә кергәч тә, аралашу бары тик рәсми телдә, ягъни дәүләт теле саналган рус телендә бара. Милли үзаңны үзгәртү бик кыен әлегә.

Татарча укый белә торган татарларның матбугатка булган ихтыяҗын төбәкләрдә 1500-2000 тираж белән чыгарыла торган айлык газеталар гына канәгатьләндерә аламы? Шамиль әфәнде фикеренчә, урындагы, тар җирлектә яктыртылган проблемалар гына газетаны популярлаштыра алмый. Мәсьәләгә киңрәк карарга кирәк.

Татар мәгълүмат киңлеген тоташтыру, берләштерүне Шамиль әфәнде “Татар иле” газетасы эчендә һәр төбәк өчен аерым бит чыгарып, газетаны илнең бөтен төбәкләренә таратуда күрә. Екатеринбургка килер алдыннан ул бу сөйләшүләрне Курган журналистлары белән дә алып барган. Ул алда тагын Чиләбе журналистлары белән очрашачагын да әйтеп узды.

Татар матбугатын саклап калу, чынлап та, татарларынң үз кулында. Әгәр дә Шамил Шәмсиевич тәкъдим иткән эшне оештырып булса, бу алга таба бик зур адым булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100