news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар мәдәнияты көне узачак

«Минем йортым - Мәскәү» балалар фестивале кысаларында Татар мәдәнияте көне һәм Рәсим Акчуринның 85 яше уңаеннан хөрмәтләү чарасы оештырыла.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 2017 елның 25 февралендә 14.00 сәгатьтә «Минем йортым - Мәскәү» балалар фестивале кысаларында Татар мәдәнияте көне һәм Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең төбәк оешмасы шәрәфле президенты, генерал-полковник Рәсим Сөләйман улы Акчуринның 85 яше уңаеннан хөрмәтләү чарасы оештырыла.

Мәскәү шәһәренең Чыпчык тавындагы Пионерлар йортында Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре композитор Сәйяр Хәбибулин, Зөлфия Рәүпова балалары белән, «Илдан» халык бию ансамбле – җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев, «Мәдинә» ансамбле, Ольга Таранова җитәкчелегендә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге симфоник оркестры чыгышлары көтелә.

Бәйрәм концертын синхрон йөзү буенча атказанган спорт остасы, биш тапкыр дөнья чемпионы Әнисә Ольхова һәм театр, кино актеры Байбулат Баттула алып барачак.

«Минем йортым – Мәскәү» балалар фестивале 2016 елның 4 сентябрендә Мәскәү хакимияте ярдәмендә шәһәрнең милли-мәдәни оешмалары тәкъдиме белән старт алган иде. Фестивальнең максаты – балаларны һәм яшьләрне күпмилләтле халык мирасына тарту, рус һәм башка телләрдә сөйләшүче халыкның телләренә, мәдәниятенә, традицияләренә кызыксыну уяту.

Чара көндезге 2дә башлана. Бәйрәмгә килүчеләр өчен «Университет» метросыннан бушлай автобус оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100