news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар мәдәнияте – йоклаган мәдәният. Аңа күптән уянырга вакыт – Ренат Ибраһимов

Ренат Ибраһимов татар музыкасының бөтен дөнья казанышы була алачагына ышана.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Россия күләмендә танылган күренекле татар җырчысы Ренат Ибраһимов безнең музыканың Европага гына түгел, бөтен дөньяга кирәклеге турында әйтә. “Татар музыкасының потенциалы гаять зур. Мин аны йоклаган мәдәният дип атыйм. Аңа күптән уянырга вакыт”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул татар музыкасын дөньяга чыгару турында консерваторияне тәмамлап, Опера театрында эшләгәндә үк уйлый башлавын, шул максатлардан “Болгар” ансамбле оештыруын, онытылган уен коралларын дөньяга чыгаруларын сөйләде.

“Тарихыбыз тирән бит безнең, татар мәдәниятенең нигезе бик тирән. Музыкабыз бөтен дөнья казанышы булырлык. Моның өчен алга максат куеп, аңа ирешү өчен акча да, иң мөһиме – теләк тә булырга тиеш. Мин, дөресен әйткәндә, бу юнәлештә тырышып карадым, фестивальләр оештырдым, фильм төшердем, әмма республика җитәкчелеге башка проблемалар белән шөгыльләнде – мәдәнияткә чират җитмәде. Бәлки, хәзер җитәкчелекнең андый уйлары тугандыр. Бу бит футбол командасы тотуга караганда әһәмиятлерәк. Файдасы да күбрәк”, – диде Ренат Ибраһимов.

"Мин татар музыкасын дөньяга чыгару өчен нишләргә кирәген беләм. Тәҗрибәм зур. Иҗади потенциалым бар”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100