news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар һәм башкорт архивчылары Мәрҗани милкен Галимҗан Баруди бүлгәнен ачыклаган

Әлеге факт Татарстан Дәүләт архивы белән Башкортстан Милли архивының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ачыкланган.

Татар һәм башкорт архивчылары Мәрҗани милкен Галимҗан Баруди бүлгәнен ачыклаган
архив

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Дәүләт архивы Башкортстанның Милли архивы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең милкен варислары арасында Галимҗан Баруди бүлгәнен ачыклаган. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта ТР Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары Илдар Шәфыйков сөйләде.

“Башкортстан Республикасының Милли архивы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә безгә Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле документлар күчермәләре килде. Без танылган имам вафат булганнан соң, аның варислары арасындагы мөлкәтен танылган дин белгече Галимҗан Баруди бүлешү турында кызыклы факт ачыкладык”, - диде Илдар Шәфыйков.

  • Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Дәүләт архивы Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча документларны федераль, төбәк һәм чит ил архивларыннан ачыклау һәм кире кайтару буенча актив эш алып бара.

Бүгенге көндә Татарстан тарихы белән бәйле меңнән артык архив эше һәм документлар ачыкланган. Алар арасында мөселманнар эшләре буенча комиссариат оештыру турында 1918 елгы Халык Комиссарлары Советы Декреты, Казан губерна башкарма комитеты рәисенең җирле делегацияне кабул итү үтенече белән Владимир Ленинга хаты һәм башка мәсьәләләр бар.

Төмән һәм Тубыл архивларына эш сәфәре барышында биредә мөселман метрикалары саклануы ачыкланган, әмма гарәп графикасын белгән белгечләр булмау сәбәпле, әлеге архивларда күпчелек мөрәҗәгатьләр үтәлми икән. “Мари Эл Республикасында, Свердловск өлкәсендә һәм Пермь краенда гарәпчә язылган документлар белән шундый ук хәл килеп чыкты”, - диде Илдар Шәфыйков.

Аның әйтүенчә, Төркия Президенты Администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсе белән берлектә Татарстан тарихы турында илледән артык документ ачыкланган. Кайбер документларның күчермәләре өйрәнү һәм бастыру өчен Татарстан Дәүләт архивына тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100