news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар һәм башкорт альтернатив музыкантлары Уфада "Ак калфак" җырын бергә башкарды

"Бүреләр" төркеменә кунакка Казаннан Зәринә Вилданова һәм "Чикләвек" төркеме килгән иде.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Кичә, 20 майда, Уфаның Music Hall клубында «Ике кала» акустик концерты татар һәм башкорт альтернатив музыкасы сөючеләрен җыйды. Сәхнә хуҗалары - "Бүреләр" төркеменә кунакка Казаннан Зәринә Вилданова һәм "Чикләвек" төркеме килде. Бу хакта Ямми Мьюзик лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров хәбәр итә.

 Моңарчы Казан тамашачысы "Бүреләр" төркемен 26нчы апрельдә «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә күрә алган иде.

Концертның иң кайнар ноктасында "Бүреләр" төркеме янына Зәринә Вилданова чыкты һәм алар, бергәләшеп, татар халык җыры "Ак калфак"ны башкардылар. "Чикләвек" төркеме исә, татар халык һәм ретро җырларын заманча көйләнештә башкарып, башкорт яшьләрен таң калдырды.

  • Концертны оештыручылар - «Бүреләр» төркеме, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе, Yummy Music лейблы, Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәме белән.

news_right_1
news_right_2
news_bot