news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар лингвокультурологиясе проблемалары һәм перспективалары каралды

Республика күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә укучы яшьләр активлык күрсәтте, аны ел саен һәм географик яктан киңрәк масштабта уздырырга булдылар

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кичә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды.

ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (ТДГПУ) тарафыннан оештырылган конференциядә Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Арча, Әгерҗе, Әлки, Чистай, Чүпрәле, Буа, Кукмара, Минзәлә, Теләче, Лениногорск, Балтач шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Башкортстан Республикасы, Пермь крае, Киров һәм Сарытау өлкәләреннән килгән гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында белем алучы 600дән артык егет һәм кыз катнашты.

Пленар утырышны ачып, ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов, хәзерге заман шартларында тел иҗтимагый хәтернең зарури алшартына, сөйләм, танып белү һәм башка төр эшчәнлекләрнең нигезен тәшкил иткән эчтәлек-мәгънәләр җыелмасына әверелә бара; бүген туган телгә һәм башка телләргә өйрәтү процессында шәхеснең берьюлы тел, аралашу һәм мәдәни компетенцияләрен формалаштыру төп максатка әйләнүе зарур, укучыларда аны формалаштыру процессы тулаем укыту-тәрбия процессына үтеп керергә һәм шәхескә йөз тотарга тиеш, дигән фикер белдерде.

Утырышта, шулай ук, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният, спорт һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе сектор мөдире Фирая Шәйхиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире Мирфатыйх Зәкиев һ.б. сәламләү сүзе белән укучы яшьләр алдына чыкты. Әлеге университет музее белән танышканнан соң, фәнни-гамәли конференция эше “Хәзерге дәүләт шартларында тел, җәмгыять һәм мәдәниятнең үзара тәэсире”, “Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә лингвокультурологик аспект”, “Татар әдәбияты: әдәби-эстетик эзләнүләр”, “Татар тел белеме: фәнни һәм гамәли проблемалар”, “Тәрҗемәдә һәм телара багланышларда лингвокультурологик проблемалар”, “Тел һәм әдәбиятны укыту мәсьәләләре һәм милли мәдәниятнең тәрбияви мөмкинлекләре” дигән темалар буенча секцияләргә бүленеп дәвам иттерелде һәм һәр секциядә 20-40тан артык кеше чыгыш ясады. Конференция материаллары исә 302 биттән торган җыентык рәвешендә 300 данә тираж белән ТДГПУда басылып, анда катнашучыларга таратылды.

Йомгаклау пленар утырышында секцияләр эшенә нәтиҗә ясалды, “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә кабул ителгән резолюция нигезендә шушы темага конференцияне ел саен үткәрергә; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына әлеге конференцияне регион, бөтенроссия, мөмкин булса, бөтендөнья күләмендә оештыру тәкъдиме белән чыгарга; югары һәм махсус урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләренә, район мәгариф башлыкларына уку планнарында “Лингвистик белем бирүнең лингвокультурологик концепциясе”н исәпкә алуны, “Лингвокультурология” буенча махсус курслар кертүне сорап мөрәҗәгать итәргә; конференция материалларын уку-укыту процессында, практикада кулланырга тәкъдим итәргә дип килешенде.

Конференциядән соң оештыручылар, галимнәр, укытучылар һәм укучы яшьләр ТДГПУның “Мизгел” театры Әнгам Атнабаев әсәре буенча әзерләгән “Мин моңланмыйм – күңелем моңлана” спектакле премьерасын тамаша кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100