Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар лексикологиясе» рус теленә тәрҗемә ителәчәк
Хезмәтнең бер томы рус теленә тәрҗемә итеп бетерелгән.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өч томлык «Татар лексикологиясе» хезмәтен рус теленә тәрҗемә итәләр.
Институт директоры урынбасары Олег Хисамов сүзләренчә, былтыр хезмәтнең бер томы рус теленә тәрҗемә итеп бетерелгән. Бу хакта ул бүген «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда әйтте.
«Татар лексикологиясенә багышланган хезмәтләргә Россиядә һәм чит илдә дә ихтыяҗ бар. Без бу томнарны яңартырга, тулыландырырга булдык. Рус телендә эшли башладык. Былтыр бер томын рус теленә тәрҗемә итеп бетердек. Быел икенче томны яңарту өстендә эшлибез», — диде ул.
- «Татар лексикологиясе» җыентыгының беренче томы семасиология — сүзләрнең мәгънәсе, фразеологизмнарның килеп чыгышына багышлана. Икенче томда татар теленең сүзлек составы, өченче томда татар теленең аномастикасы, ягъни барлык төрле ялгызлык атамаларның системасы турында мәгълүматлар бар. Хезмәтнең дүртенче томында татар лексикографиясенең казанышлары турында язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз