news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар әле язучыларны колагыннан тартып татарлыкка кертер көнгә калмаган – Шамил Идиатуллин

Мәскәүдә яшәүче язучы, журналист үзен рус телле, татар милләтле, үзаңы буенча татар-мөселман кешесе дип саный.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы Шамил Идиатуллин әдәбиятның нигезе тел булуын таный. “Нинди телдә язасың – шул әдәбият вәкиле, әмма үзбилгеләнү фактын искә алмыйча да ярамый”, – дип үз фикерен белдерде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә, рус телле татар милләтле язучылар турында кузгатылган бәхәскә җавап итеп.

“Мөгаен, тел коралы буенча мин рус булып чыгамдыр, әмма үзаңым белән мин – татар”, - дип фикерен дәвам итә күп популяр китаплар авторы, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Шамил Идиатуллин.

Ул бу дискуссиянең сиксәненче елларда ук булганын – Диас Вәлиевның үзен русча язганы өчен читләштерүләре турында зарланганын искә төшерде.

“Мин үземне гаепләүләрне тыныч кичерәм, төрле берлекләрне хөрмәт итәм, әмма бер берлеккә дә алуларын сорамыйм һәм әдәбиятчылар арасына да кушылмыйм. Татар дөньясы булсынмы, рус дөньясымы – мин бер әдәбиятта да үз кеше түгелмендер, мин бит югары әдәбиятка үрелмим, триллерлар язам, мин, гомумән, беренче чиратта – журналист. Дөресен әйткәндә, мин язучы исемен дә яңарак кына сискәнмичә тыныч кабул итә башладым, – ди Шамил Идиатуллин.

“Мин бик сөенеп татарча язар идем, көчем җитми”, – ди язучы. Ул үзен рус телле, татар милләтле, үзаңы буенча татар-мөселман кешесе дип атады.

Үткән ел Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Җәдид-фест” проектына рус телле язучылар Шамил Идиатуллин белән Илдар Әбүзаров чакырылгач, бу тема күтәрелгән иде инде.

Шамил Идиатуллин, шул чактагы сөйләшүне искә төшереп, ирланд халкын мисал итеп китерде: “Ирланд авторлары инглиз телендә язсалар да, аларны ирланд дип саныйлар. Әмма татар тел культурасы әле югарырак позициядә тора, бөтен татарны “колагыннан тартып” татарлыкка кертер көнгә калмадык”, – диде ул.

Шамил Идиатуллин – язучы, журналист. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, Мәскәүдә яши. «Татарский удар», «СССР™», «Убыр», «Убыр. Никто не умрет», «За старшего», «Это просто игра», «Город Брежнев» китаплары авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100