Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар кызы Халыкара матурлык конкурсында җиңде
Казаннан Карина Абдуллина World Next Top model 2026 халыкара матурлык конкурсында дөньяның иң чибәр йөзле кызы дип танылды һәм Miss best face-2026 титулын яулады. Карина конкурста Татарстан данын яклады. Финал Бәйрутта узды. Таҗ өчен 30 илдән 60 кыз көрәште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
World Next Top Model 2026 бәйгесендә катнашучылар ике образ тәкъдим иттеләр: фирма күлмәкләрен һәм дизайнер теккән кичке күлмәкләрне. Конкурстагы иң төп титулны шулай ук Россия вәкиле — Мария Исаева алды.
Карина Татарстанның Азнакай районында туган. Узган ел ул Miss Tourism Universe конкурсында дөньяның иң матур ун кызы арасына кергән иде. Шулай ук Карина абруйлы Miss Best Body 2025 титулы иясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз