news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы» халыкара бәйгесенең ярымфиналына чыккан татар кызлары бүген Казанда очраша

«Татар кызы» халыкара бәйгесенең ярымфиналына чыккан татар кызлары бүген Казанда очраша
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел «Татар кызы» халыкара бәйгесенең төбәк турлары аша үткән татар кызлары бүген Казанда очраша. Ярым финал ярышлары – 11 – 16 августта Казанда, финал ярышы 10 сентябрьдә Оренбургта үтә.

«Кызлар үзләрен өйдәгечә хис итсен өчен җылы атмосфера булдырырга тырышабыз. Без инде алар белән берәр ай алдан элемтәгә кереп, дустанә мөнәсәбәтләр төзергә тырыштык, – диде «Татар кызы» халыкара бәйгесенең катнашучылар белән эшләүче координаторы Айгөл Котдусова бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә.

Бәйгенең ярымфиналына 29 кыз чыккан. Бәйгедә 38 төбәктән кызлар катнашкан, әмма төрле сәбәпләр аркасында барысы да ярымфиналга катнашу өчен килә алмаган – 9 кыз төшеп калган. Мисыр, Владивосток, Ленинград, Владимир өлкәләреннән килә алмаганнар.

Ярымфиналга чыккан кызлар бер атна дәвамында Казанда яшәп, вокал, хореография, нәфис сүз буенча остазлар белән шөгыльләнәчәк,

Оештыручылар проектны беренче чиратта матурлык һәм талант бәйгесе генә түгел, белем бирү проекты итеп күзаллыйлар. Шунлыктан катнашучылар тел, тарих, милли мәдәният буенча белемнәрен күтәрәләр.

«Казанда кызлар өчен бай программа әзерләнә. «Безнең төп миссиябез – ярымфиналга үтеп Казанга килгән кызларны тарихи ватан белән таныштыру», – диде «Татар кызы» халыкара бәйгесе дирекциясенең программа директоры Айзилә Сәлахова.

Нәтиҗәдә 12 кыз финалга чыгачак һәм гран-при өчен көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot