Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар кызы Ралинә Гыйләҗева Дөнья кубогында алтын медаль яулады
Чаллы шәһәрендә туган йөзүче Ралинә Гыйләҗева Ташкентта үтүче йөзү буенча Дөнья кубогы этабында 50 метрда брасс белән йөзү дистанциясендә алтын медаль яулады.
Ул 29,76 секунд нәтиҗә күрсәтте. Бу - 19 яшьлек Ралинәнең беренче тапкыр халыкара ярышларда катнашуы һәм беренче тапкыр Дөнья кубогы этабында җиңүе.
Йөзү буенча Дөнья кубогының икенче этабы Ташкентта 8-10 октябрь көннәрендә узды. 2026 елның язында Халыкара су төрләре федерациясе Россия йөзүчеләренә карата кертелгән чикләүләрне бетерде һәм аларга милли байрак һәм гимн белән халыкара ярышларда чыгыш ясарга рөхсәт итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз