news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар кызы"нда жюрида утырсам, җиңүчене ачыклау авыр булыр иде - Ранель Зиннәтуллин

Татарстанның Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле конкурска югары бәя бирде.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). "Татар кызы" бәйгесе миңа бик ошады. Мин биредә 3 ай эшлим, конкурста беренче тапкыр һәм Башкортстан кызы җиңеп чыгуына шатмын. Конкурс бик матур уздырылды", - дип быелгы чибәрлек һәм зирәклек ярышына бәя бирде Татарстанның Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле Ранель Зиннәтуллин.

"Аның куелышы аеруча күңелемә хуш килде. Кызлар сәхнәгә керде дә чыкты гына түгел, ә бар да хис белән эшләнгән иде. Кызлар үзләренең иң яхшы якларын күрсәтте. Əгәр дә мин жюрида утырсам, җиңүчене сайлау бик авыр булыр иде. Бер бәйгедә бер кыз яхшы булса, икенчесендә икенчесе өстен чыкты. Барлык 12 кыз да җиңүгә лаек", - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Ранель сүзләренчә, ул Башкортстанда инде 3 ай эшләгән һәм Башкортстан халкы аңа бик ошый.

"Ялгышмасам, биредә 150дән артык милләт яши. Татар оешмалары бик күп. Алар һәркайсы үз эшчәнлеген дәвам иттерергә, мәдәниятне, телне үстерү юнәлешендә эшләргә тели. Васил Гаяз улы (Васил Шәйхразиев - ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе - Т.И). бүген матбугат конференциясендә аларның барысына да ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Тик эшнең күп өлеше җирле татарларга бәйле. Алар үзләренең кече Ватаннарын - Казанны онытмаска тиеш. Без хәзер Башкортстанда Татарстан вәкиллеге булуын истән чыгармауны, кирәк вакытта һәрчак миңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен, мәсьәләләрне Хакимият дәрәҗәсендә хәл итә алуыбызны искәртеп киләм", - диде ул һәм Башкортстан Республикасында элек булган яшьләр оешмасы эшчәнлеген яңарту турында килешү булуын билгеләп үтте.

Əлеге оешма якын арада булдырылыр дип фаразлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100