news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы Мордовия-2024» бәйгесе кысаларында хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрәчәкләр

«Татар кызы Мордовия – 2024» бәйгесенең кул эшләре буенча этабы вакытында конкурста катнашучы кызлар хәрбиләр өчен маскировкалау челтәрләре үрәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Татар кызы Мордовия – 2024» татар гүзәлләре конкурсының сайлап алу туры 2024 елның 25 октябрендә Мордовиянең Рухи-мәдәни үзәгендә узачак.

Республика конкурсы бишенче мәртәбә уздырыла һәм гадәттәгечә берничә этаптан торачак. Гүзәлләр үзләренең иң яхшы сыйфатларын, интеллектын, аш-су һәм кул эшләрендә сәләтләрен күрсәтәчәк.

Татар телен белү, 18-25 яшь булу, Мордовия Республикасында яшәү катнашучыларга карата мәҗбүри таләп булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot