news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар кызы "Мисс Азия" бәйгесендә "Мисс фотомодель" номинациясендә җиңде

Күп тапкырлар гүзәллек бәйгеләрендә җиңгән Алинә Гәрәева Казанда фотомодель булып эшли.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Казан кызы Алинә Гәрәева Һиндстанда узган “Мисс Азия” гүзәллек бәйгесендә “Мисс Азия Россия” һәм “Мисс Азия фотомодель” номинациясендә җиңеп кайтты. Финалда Алинә сәхнәгә татар милли стилендә тегелгән яшел бәрхет күлмәктән чыкты.

Азия һәм Евразиядәге Һиндстан, Вьетнам, Сингапур, Малайзия, Индонезия, Кытай, Япония, Таҗикстан, Кыргызстан кебек егермеләп илдән кызлар катнашкан бәйгедә Алинә Россияне тәкъдим итте.

Әйтергә кирәк, Азия илләренең традицияләрен исәпкә алып, “Мисс Азия” бәйгесенең программасы башкалардан аерыла: биредә кызлар купальникларда чыгыш ясамыйлар. Быелгы бәйгедә беренче урынга Кытай кызы Тиан Ми лаек булды.

“Халыкара бәйгедә Россия исеменнән катнашуым белән горурланам. Зур вакыйга булып, бәйгедә катнашкан кызлар турында бөтен Һиндстан матбугатында яздылар. Бәйгедән яхшы тәэсирләр калды, уңай тәҗрибә тупладым, яңа дуслар таптым”, - дип сөйләде Алинә.

Моңа кадәр “Краса Казани-2014” бәйгесендә җиңгән, “Красавица России-2015” бәйгесендә дүртенче урынны алган 21 яшьлек Алинә Гәрәева Татарстанда “Персона” модель агентлыгында эшли. Аның фотосурәтләрен еш кына реклама басмаларында күрергә була. Һиндстанда да аңа фотомодель буларак югары бәя бирделәр.

“Фотомодель булу кызыклы һөнәр. Мәсәлән, реклама өлкәсендә эшләгәндә төрле киңкырлы шәхесләр белән танышырга, аралашырга мөмкинлек бар. Күптән түгел, зәркән эшләнмәләр белән сәүдә итүче компания җитәкчелеге белән аралашырга туры килде. Җитәкче ханым үзе шундый оста хуҗабикә, күп балалы әни, шул ук вакытта эшмәкәр дә. Өлгер ханым! Аңардан күп нәрсәгә өйрәнергә була”, – ди Алинә. Фотомодель эшенең, чибәрлекнең кыенлыгы да юк түгел. “Бигрәк тә төрле бәйгеләрдә булгач, көнчелек, гаделсезлек белән очрашырга туры килә”, - дип искәртә фотомодель.

Алинә В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында белем ала. Якын вакытта гына бүтән бәйгеләрдә катнашырга әлегә планнар кормый. Бераз ял итәргә телим, Яңа елны көтәм, ди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100