news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар кызы" конкурсының видеоблогы эшли башлады

Беренче видео Әстерхан шәһәренә багышланган.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Интернетта  "Татар кызы" бәйгесе белән таныштыра торган блог барлыкка килде. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә.  
  • ”Татар кызы” конкурслары  татарлар яшәгән һәр төбәктә, илдә уздырыла диярлек. Гомумән алганда, быел Россиянең 30 төбәгендә, Казахстанда һәм Венгриядә "Татар кызы"н сайладылар. Төбәктә җиңгән туташ халыкара конкурста катнашу хокукы ала.  
Блогта беренче булып Әстерхан шәһәре белән танышырга мөмкин. Биредә Әстерхан татарлары тарихы, аларның үзенчәлекләре хакында мәгълүмат бирелә. 
 
Аннан соң, Әстерханда узган "Татар кызы" бәйгесе мизгелләре һәм анда җиңү яулаган Ләйлә Мусаева белән танышырга мөмкин. 
 
Блогның икенче өлешендә сүз Омск каласы һәм анда узган "Татар кызы" конкурсы хакында  барачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot