news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар кызы" конкурсының финалында Татарстан районнарыннан 12 кыз катнашачак

Җиңүче Татарстан данын Ижевскида узачак "Татар кызы" конкурсының халыкара этабында яклаячак.

"Татар кызы" конкурсының финалында Татарстан районнарыннан 12 кыз катнашачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). 12 сентябрь көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән 12 кыз "Татар кызы" конкурсының финалында көч сынашачак. Җиңүче Ижевскида узачак бәйгенең халыкара этабында республика данын яклаячак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

12 сентябрь көнне филармония сәхнәсендә «Казан» бию ансамбле, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем дуэты һәм татар эстрадасының башка вәкилләре, шулай ук Башкортстан Республикасының яшь башкаручысы Ренат RNT чыгыш ясаячак.

Ике атна дәвамында катнашучылар үзләренең белемнәрен, бию, вокал күнекмәләрен һәм сәхнә сөйләме сәнгатен күрсәтү өчен актив рәвештә финалга әзерләнделәр. 

  • Республика конкурсы өченче тапкыр үткәрелә. 
  • Быел «Татар кызы»ның халыкара этабы 27 сентябрьдә Ижевскида узачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100