news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар кызы” исеменә Теләче кызы Илзирә Шәрифуллина лаек булды

Ул көз аенда узачак зона турында район данын яклаячак.

(Теләче, 15 март, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Милли рухлы, акыллы, сөйкемле, бай күңелле кызларны халыкка күрсәтү, милли гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан, быел Теләче районында “Татар кызы” бәйгесе үткәрелде. Сайлап алу турлары Үзәк һәм Олы Мәтәскә авылларында уздырылса, район мәдәният йортында үткән финал ярышында “Татар кызы – 2018” исеме өчен сигез конкурсант үзара көч сынашты, дип яза җирле басма.

Бәйгенең жюри әгъзасы, Бөтендөнья Татар конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина белдергәнчә, моннан 7-8 ел элек районда һәрдаим үткәрелгән чарага соңгы елларда әһәмият бирелмәгән. Әлеге бәйгене үткәрүне традициягә кертергә, тагын да колачлырак итеп оештырырга кирәк дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте ул. 

Бәйгедә катнашучы кызларның да һәркайсы чибәр, сөйкемле. Башларына кадап куйган калфаклары, милли киемнәре үзләрен тагын да гүзәлрәк итә. Жюри аларның тапкырлыгына, үз-үзләрен тотышларына, зәвыклы итеп киенә белүләренә бәя бирде. Аш-су әзерләүгә, кул эшләренә булган осталыклары исә фойеда урнаштырылган күргәзмәләрдә ачык күренде. Әйе, кызларның иң-иңнәре сайлап алынган иде. Талантлы, сәләтле булулары шундук күзгә ташлана. Мәсәлән, Илзирә Шәрифуллина моңлы тавышы белән таң калдырса, Ландыш Сабирова һәм Зәлидә Әхмәтшина сәнгатьле сөйләүләре белән аерылып торды. Алинә Габдрахманова, Ләйлә Касыймова, Рәфинә Мөбәрәкҗанова, Әлфинә Ибатуллиналар үзләрен оста биючеләр итеп күрсәтсә, Диләрә Кәримуллина башкаруындагы Сәрвәр монологын (Авт. “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән өзек) залда утыручылар көчле алкышларга күмде. “Татар милләтен үстерүгә нинди өлеш кертер идегез?” – дигән сорауга кызлар төрлечә җавап бирде. Күбесе балаларга татар җырларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен өйрәтергә алынса, татар теле дәресләрен яңа алымнар кулланып укытыр идем дигән теләк дә яңгырады. Бүгенге көн кадагына туры килә торган җавап, мөгаен, Ләйләнеке булгандыр. “Кешене өйрәтәсең килсә, үзеңнән башла диләр. Көндәлек сөйләмебездә русс сүзләрен күп кулланабыз. Татар телен үстерүне иң беренче чиратта шуларны бетерүдән башларга кирәктер”, - дип җавап бирде ул. Ә Диләрә исә: “Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшләвем белән мин инде күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертәмдер”, - дип җаваплады.

“Татар кызы – 2018” исеменә Теләче кызы Илзирә Шәрифуллина лаек булды. Ул әлеге уңышы өчен әнисенә рәхмәтле. – Бәйгедә катнашу җиңелләрдән булмады, чөнки һәр конкурсант җиңүгә лаек. Кызлардагы тыйнаклык, активлык кебек сыйфатлар сокландырды. Аларга карап, үземдәге кайбер кимчелекләрне төзәтергә тырыштым. Бәйгене оештыручыларга рәхмәт. Мондый чаралар гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны онытмаска ярдәм итә, - ди Илзирә, татар кызы булуы белән горурланып. Аңа җиңү таҗын район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов кидерде. – Киләчәктә татар кызларын гына түгел, татар егетләрен дә ачыкларбыз, - диде ул. Илзирә Шәрифуллина көз аенда узачак зона турында районыбыз данын яклаячак, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot