news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар кызы” I Бөтенроссия татар гүзәллеге фестивалена Татарстан чибәре сайлана

Финал декабрьдә Мәскәүдә үткәрелә

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел “Татар кызы” I Бөтенроссия татар гүзәллеге конкурс-фестивале уздырыла. Гаиләдә әти-әнисе яки аларның берсе татар булган, татар телен һәм мәдәниятен азмы-күпме белгән 18-25 яшьлек, буе 155-175 см һәм гәүдә параметрлары 90-60-90 см-га якынлашкан, табигый гүзәллеккә ия булган кызлар әлеге фестиваль кастингында катнаша ала. Дөрес, яман гадәтләре, кияүдә һәм балалары булмавы да конкурсантлар сайлаганда шарт итеп куела.

14 сентябрьдән башлап, хәзерге вакытта Россия төбәкләрендә сайлап алу турлары үткәрелә, мисалга, Башкортстанда (Уфа), Удмуртиядә (Ижевск), Түбән Новгород өлкәсендә һ.б. төбәкләрдә алар инде уздырылган, чират – Татарстанга. Дөрес, Чувашстандагы татар кызлары, бик тыйнак булганга, анда катнашудан баш тарткан. Татарстан башкаласы Казандагы “Ривьера” комплексында 27 сентябрьгә билгеләнгән кастингта 10-20 татар кызы катнаша, арадан 1се генә сайлап алына. “Татар кызы” I Бөтенроссия татар гүзәллек фестивалендә катнашуга Россия Федерациясенең милләттәшләр күпләп яшәгән 20 төбәгеннән заявка алынган, димәк, аның ярымфиналында 20 кыз арасыннан финалга сайлау туры була. Финал Мәскәүнең иң заманча “Планета КВН" комплексында 7 декабрьдә уздырыла. Шуның өчен алар 23 ноябрьдә үк Мәскәүгә бара, җирле татар балалар бакчасында һәм мәктәбендә булып, татар җәмгыяте белән очраша, шул рәвешле, ил башкаласындагы милли мохиткә чумып ала. “ТНВ” телеканалында исә фестивальга сайлап алу турлары барышын һәм финал чараларын күрсәтү турында сөйләшүләр алып барыла.

Әлеге зур милли чара турында аңлатма бирү өчен, бүген “Татмедиа” агентлыгы мәйданчыгында матбугат конференциясе уздырылды. MauserSax – Россиядә иң танылган татар саксофонисты тарафыннан татар көйләренә попурри белән башланып киткән очрашуда катнашучылардан шушы проект идеясе авторы һәм фестиваль президенты - Стелла Халикова-Брундукова шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, заманыбызның ил күләмендә сайланачак татар гүзәленә дип, зәркән эшләнмәләр компаниясе тарафыннан тере чәчәкләрне алтынга манып уникаль таҗ эшләнә, ул исә күчмә таҗ сыйфатында киләсе фестивальләрдә файдаланыла. Казандагы кастингта жюри рәисе кем булуы, финалистларны бүләкләү мәсьәләсендә исә әңгәмәдәш журналистларга анык кына җавап бирә алмады: “Конкурс агартуга йөз тота, ә без кызларны киләсе конкурсларга җәлеп итәрлек итеп кызыксындырырга тиеш”, - дию белән чикләнде. Фестивальның бюджеты, анда Татарстан өлеше турында да журналистларга ачыклык кертергә ашыкмады, республика бик шәп түләде, дип сораудан качты.

“Татар кызы – 2014” – I Бөтенроссия татар гүзәллеге конкурсы – хәзерге заман дөньяви татарлар өчен иң зур күләмле чара, вакыйга, дип саный Стелла Халикова-Брундукова. Гомумән, ул Европа дәрәҗәсендәге театральләштерелгән 3D шоу рәвешендә үткәреләчәк, фестиваль кысаларында осталык дәресләре, төрле кызыклы очрашулар, чаралар уздырылачак. Дөрес, башка төр гүзәллек конкурсларыннан аермалы буларак, эчке киемнәрдә тән күрсәтү кебек конкурс бу фестивальдә каралмаган, стилистикасы да авылчанлыктан үзгә. Фестивальне оештыру комитеты рәисе - РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарият Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов булуын белгертик. Төп жюри рәисе кем булуын исә фестиваль президенты сер итеп калдырды, ә Казан кастингында музыкантлар, композиторлар һ.б. иҗатчылар катнашында жюри эшләячәк, әмма рәиссез генә, диде С. Халикова-Брундукова.

Милли-мәдәни, әхлак, гуманитар һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауны, татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруны, шулай ук фестивальда җиңеп таҗга лаек булучы гүзәл татар кызын Россиянең бөек халкының заманча, уңышлы, чибәр һәм югары интеллектка ия вәкиле буларак күрсәтүне үзенең миссиясе иткән “Татар кызы – 2014” фестиваленең үзенчәлекле эмблемасы, махсус сайты бар. Шулар һәм татар хатын-кыз гүзәллеге, катнаш никахлар хакындагы фикерләре белән бүгенге матбугат конференциясендә “Мирасыбызны саклап” проекты авторы, дизайнер Ренат Сәфәров, Казан конкурсы жюрие әгъзалары – композиторлар Эльмир Низамов, Радик Сәлимов, шулай ук актриса Нәфисә Хәйруллина уртаклашты.

Гүзәллек фестивале исә ТР Мәдәният министрлыгы, РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты, РФ Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты, төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре ярдәме белән уздырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100