Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар кызы» финалисты Зәринә Гомәрова: Гаиләдә татар телендә сөйләшәбез
Халыкара бәйге финалында Зәринә Гомәрова Оренбург өлкәсен тәкъдим итә.
«Татар-информ» халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалистлары белән таныштыруын дәвам итә. Оренбург өлкәсен «Татар кызы»нда Зәринә Гомәрова тәкъдим итә. Зәринә татарча сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яшәве һәм Оренбургны тәкъдим итүе белән горурлануын сөйләде.
«Гаиләдә без татар телендә сөйләшәбез, халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез һәм саклыйбыз. Безнең төбәкне тәкъдим итү минем өчен зур горурлык, чөнки миңа ышанып Оренбург өлкәсе исеменнән халыкара бәйгедә чыгыш ясау хөрмәтен тапшырдылар. Безнең өлкәдә «Ырымбур татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый берләшмәсе һәм «Ак калфак» оешмасы эшли. Оренбург татарлары Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге драма театрына йөрергә яратабыз, еш кына Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәгә җыелабыз», – дип таныштырды ул.
Зәринә Гомәровага 22 яшь. Ул өлкә күләм бәйгесендә 2021 елда җиңүче булып танылган. Узган ел Оренбург дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлап, хәзер магистратурада укый, шул ук вакытта хәзер хисапчы булып та эшли. «Татар кызы» бәйге генә түгел», – ди Зәринә.
«Бәйге ярдәмендә мин туган телемне камилләштердем, татар мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәремне киңәйттем. «Татар кызы» – ул бәйге генә түгел, ул татар мохитенә тулысынча чуму, танылган кешеләр һәм татар кызлары белән аралашу да. Кызлар белән дуслаштык, бер-беребезгә ярдәм итәбез, киңәшләшәбез. Киләчәктә үз балаларымны да туган телне, татар мәдәниятен ярату хисе белән тәрбияләргә телим. Шулай ук безнең төбәктә татар телендә яңа проектлар үстерерү теләгем бар», – дип сөйләде Зәринә Гомәрова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз