Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар кызы» финалисты Язилә Әгълиуллина: Мөслимгә файдалы кеше буласым килә
Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесе финалисты Язилә Әгълиуллина «Иң тырыш кыз» номинациясендә җиңү яулады. Казан дәүләт медицина университетында педиатр белгечлегендә укучы кыз туган ягы Мөслимгә кайтып эшләү теләге турында сөйләде.
«Укып бетергәч, авылга кайтам. Минем Мөслимгә файдалы кеше буласым килә. Районда татар милләтен үстерү буенча эшләү турында уйлыйм. Халкым тарихында эз калдырасым килә», – диде Язилә.
Ул авылда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саный.
«Миңа калса, нәкъ менә авылда хезмәт сөючәнлек тәрбияләнә. Үземнең балаларымның да эшләп, чиста сөт эчеп, сәламәт булып үсүләрен телим. Шәһәр – минем өчен таш читлек, авылда минем мөмкинлекләрем ачыла. Авылда яшәү өчен хәзер бар нәрсә бар. Табигатькә якын булу – ул сәламәтлек», – дип сөйләде Язилә Әгълиуллина.
Мөслим кызы финалда якташы галимә, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина турында сөйләде.
«Дания Фатыйховна һәрвакыт үсештә, яңа белемгә омтылуда, дөнья белән бергә атлый. Татар әдәбиятын үстерүдә, мәктәпләрдә әдәбият дәресен укытуны камилләштерүдә бик күп хезмәт куя. Шулай ук, инкыйлаб чорында югалып калган әсәрләрне укучыларга кире кайтару өстендә эшли», – диде Язилә Әгълиуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз