Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар кызы» финалисты Язгөл Миңнуллина: Бәйгедә ана телемә яңадан гашыйк булдым
Казан кызы Язгөл Миңнуллина республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесе финалында «Иң назлы кыз» номинациясендә җиңү яулады. Язгөл 2018 елда «Татар кызы, Татар егете» бәйгесе, узган елда «Яз гүзәле» бәйгесе финалисты була. «Бәйгеләрдә катнашырга яратуым «Татар кызы» бәйгесендә катнашуга этәргеч булды», – ди ул.
«Татар кызы» минем өчен өр-яңа баскыч иде. Диплом язу һәм дәүләт имтиханнарын бирү вакытына туры килгәнгә сайлап алу этабы белән ярымфинал минем өчен бер мизгелдә үтте. Май аенда бер күзем немец, инглиз, гарәп телләрендә, икенчесе – «Милләт аналары» китабында. Ә финалист кызларның исемнәрен билгеләгәндә күңелем тыныч иде. «Миңнуллина Язгөл» дип, соңгы исем яңгырады. Башта колакларыма ышанмадым, аннары еларга тотындым», – дип искә алды Язгөл Миңнуллина.
Ул «Татар кызы» бәйгесе үзенә ышаныч тудыруын әйтте. Бәйге дәвамында тулысынча иҗатка чумуын, ике атна эчендә татар телен шомартуын, югары профессиональ дәрәҗәдәге остазлардан дәрес алу, танылган шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге булуын искәртеп узды.
«Казанда туып үскәнгә, татар телендә гаиләмдә һәм «Сәләт» лагеренда гына аралыштым. Шуңа бу ике атна эчендә кызлар белән аралашу телемне шомартты, ана телемә яңадан гашыйк булдым. Хәзер машинада гел татарча радио, җырлар тыңлыйм. Лингвист бит иң беренче үз ана телен белергә, камилләштерергә тиеш, минемчә. Аннары мин үземне җырлый белми дип йөри идем. «Зәңгәр шәл»не сәхнәдә җырлаганнан соң, сәләтемә, көчемә ышандым. Һәрберебез җиңүче булырга хыяллангандыр һәм теләкләребез чынга ашты.«Иң назлы кыз» номинациясе үземә туры килә, минемчә. Үз-үзем белән горурланам!» – ди Язгөл.
Язгөл Миңнуллина – лингвист, тәрҗемәче һәм укытучы. «Телләрне өйрәнү хәтерне яхшырта, Альцгеймер авыруыннан саклый», – ди ул.
«Әле төрек гимназиясендә укыган чакта безгә күп дәресләр инглиз телендә укытылды. Шул гимназиядәге укытучыларымның белемнәренә, тырышлыкларына, укучыларга белем бирү омтылышларына сокланып карый идем. Шул вакыттан телләргә дә, укытучы һөнәренә дә гашыйк булдым. Телләр белү – төрле ил кешеләре белән иркенләп аралашу, сәяхәт итү мөмкинлеге. Үзебезнең Татарстаныбызны, Казанны киләчәктә бөтен дөньяга таныту өчен дә кирәк бит ул чит телләр», – дип сөйләде «Татар кызы-2022» финалисты.
Язгөл Миңнуллина финалда беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз