news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар кызы» финалисты Регина Шәйгарданова: Иң зур хыялым – Министрлар Кабинетында эшләү

«Иң төп максатым –Татарстанның һәр кешесе якты, матур киләчәккә тулы ышаныч белән эшләсен һәм яшәсен өчен хезмәт итү», – ди Регина.

«Татар кызы» финалисты Регина Шәйгарданова: Иң зур хыялым – Министрлар Кабинетында эшләү
Салават Камалетдинов

Республикакүләм «Татар кызы-2022» финалында Мөслим кызы Регина Шәйгарданова «Иң уңган кыз» номинациясендә җиңүче булды. Регина бәйгедән соң үзенең кичерешләре һәм киләчәк планнары турында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Финалга узуымны көтмәгән идем», – ди Регина Шәйгарданова.

«Мин кечкенәдән «Созвездие-йолдызлык» фестивалендә «Конферанс» номинациясендә чыгыш ясый идем. «Уникс»та фестивальнең сайлап алу туры барганын күргәч, сәхнәгә чыгу теләгем тагын барлыкка килде. Шул ук көнне Мөслимнән шалтыратып, «Татар кызы» бәйгесендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Авыр да, җиңел дә булды, димим. Минем тормышымда яңа максатлар барлыкка килде, яңа төрле уйлар белән яна башладым.Финалга үтәрмен дип көтмәгән идем», – дип уртаклашты Регина.

Ул бәйге дәвамында хыялларын чынга ашыруын да әйтте. «Пирамида сәхнәсендә чыгыш ясадым һәм биергә өйрәндем – болар минем өчен могҗиза», – диде Регина.

«Мин хәзер тагын да ешрак татарча сөйләшә башладым, хәтта эштә татарча белмәгән хезмәттәшләремә татарча эндәшәм. Туган телемә, татар мәдәниятенә, сәнгатенә хөрмәтем һәм мәхәббәтем тагын да артты. Мин күлмәкләр кияргә яратмыйм. Чалбарлы костюмнар кигәндә дә хәзер һәрвакыт милли үзенчәлек өстисе килә: милли бизәкле алкалар киясе. Әлбәттә, бу бәйге миңа яңа танышулар, яңа белемнәр бирде», – дип сөйләде ул.

Регина Шәйгарданова ТР икътисад министрлыгында белгеч булып эшли. Аның киләчәккә максаты – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында эшләү. 

«Мин – дәүләт органы хезмәткәре һәм киләчәктә шушы өлкәдә тагын да зур үрләр яулап, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлешен керткән шәхес буласым килә. Иң төп максатым –Татарстанның һәр кешесе якты, матур киләчәккә тулы ышаныч белән эшләсен һәм яшәсен өчен хезмәт итү. Татарстан – Россия регионнары арасында лидер, монда үсәргә, үз эшеңне ачарга, бизнес өлкәсендә кайнарга һәм башка төрле өлкәләрдә эшләргә бик күп мөмкинлекләр бар. Мин үз республикам белән чиксез горурланам һәм аның тагын  да зуррак дәрәҗәләргә ирешүен телим», – диде Регина Шәйгарданова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100