Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар кызы» финалисты Назлыгөл Минһаҗева: Германиядә Татарстаннан икәнемне беләләр
«Татар-информ» халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалистлары белән таныштыруны дәвам итә.
Назлыгөл Минһаҗева конкурста катнашу өчен Германиядән кайткан. Назлыгөл тумышы белән Казаннан, Германиянең Котбус шәһәренә дөнья мирасы буенча магистрлык белеме алырга киткән. Хәзерге көндә Франкфрутта дөньякүләм экология мәсьәләләре буенча эшли. «Германиядәге хезмәттәшләрем, дусларым барысы да минем Татарстаннан килгәнемне, туган телем – татар теле икәнне дә яхшы белә», – ди Назлыгөл.
«Германиядә мине: «Бу – Назлыгөл, ул Россиянең Татарстан дигән республикасыннан», – дип таныштыралар. Мөселман республикасы дигәч, аптырыйлар. Мондый вакытларда минем татар телен камил белүем генә түгел, хәтта исемем дә зур роль уйный. Мин татар тарихы белән кызыксынам, кайчандыр дәүләт тоткан бер милләтнең баласы булу – минем өчен әйтеп бетергесез горурлык», – диде ул.
Назлыгөл Минһаҗева Германиядә татар чаралары үткәрүдә катнашуын да сөйләде. «Татар кызы» финалына үтүе дә шуның белән бәйле.
«Соотечественники» оештырган чарада Берлин татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Тимур Харрасов белән таныштым. Алар белән бергә төрле чараларда катнаша башладым. Бергәләп Лейпцигта Сабантуй үткәрдек, Муса Җәлилнең туган көнендә аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү ярышын оештырдык. Безнең оешмага «Татар кызы» бәйгесе турында хәбәр килгәч, берничә вариант тәкъдим ителде. Ахырдан мине сайладылар. Әлбәттә, ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Директор ярдәмчесе миңа җиңү белән кайту бурычын йөкләде. Дусларымның, хезмәттәшләремнең ышанычын аклау өчен бик тырышачакмын», – дип сөйләде Назлыгөл.
«Татар кызы» финалисты татар милләтенә бәйле уйланулары белән дә бүлеште. Назлыгөл фикеренчә, татар әти-әниләренең телгә булган мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. «Авылдан килгән чын татар әти-әниләренең телгә битараф мөнәсәбәтен, балаларын чиста рус телле мәктәпкә бирүләрен мин аңлый алмыйм», – ди ул. Назлыгөл Татарстанны алдынгы республикаларның берсе итеп санавын да әйтте.
Әлбәттә, безнең Татарстанда Рәисебез Рөстәм Миңнеханов җитәкчелендә милли мәсьәләләргә караш гаять җаваплы куелган. Милләтләр, шул исәптән татар халкы өчен ни генә эшләнми! Мин Татарстан яңалыкларын укып барам, уңышлар, югалтулар белән дә таныш... Күземә чалынган тискәре фикерләр, әлбәттә, кәефемне бик төшерә. Шулай да, ЮНЕСКО программасы белән бәйле күп йөргән һәм байтак илләрне күргән кеше буларак та әйтәм – безнең Татарстан, Казаныбыз искиткеч матур, төзек, җитәкчеләребез акыллы, милли җанлы», – диде ул.
Назлыгөл Минһаҗева киләчәккә хыяллары белән дә уртаклашты. Ул дөньяга киң карашлы тәрбия биргән һәм татар җанлы итеп үстергәннәре өчен әти-әнисенә рәхмәтен дә белдерде.
«Мин гаиләмә бик рәхмәтле. Без чит илләргә ял итәргә чыккан вакытта дә хәтта, экускурсияләргә йөреп, укып, бу ил тарихын гына өйрәнеп калмый идек, һәрвакыт аларда татар эзләрен эзләдек. Бу кечкенәдән минем күңелгә салынды. Күп еллар элек, тел өйрәнү өчен Америкага чыгып киткәч тә, мин анда татарларны эзләп таптым. Германиядәге һәм чит илләрдәге милләттәшләр белән дә элемтәдә торабыз. Хыялым – киләчәктә дөнья мирасы кысаларында, төрле юллар белән, татар милләтен танытуны дәвам итү, үстерү», – дип сөйләде «Татар кызы» финалисты Назлыгөл Минһаҗева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз