news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар кызы» финалисты Камилә Байбәкова: Ташкент татарлары бердәм

«Татар кызы» финалисты Камилә Байбәкова: Ташкент татарлары бердәм
Фото: Александра Живушкина

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалы Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә үтә. Дүрт чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 13 кыз «Татар кызы» исеме өчен көч сынаша. Үзбәкстанны тәкъдим итүче Камилә Байбәкова «Татар-информ» хәбәрчесенә Ташкент татарлары турында сөйләде. «Ташкентта татарлар бердәм яши», – диде ул.

«Үзбәкстанда татарлар бик күп. Ел саен милли бәйрәмнәр, татар язучыларын искә алу чаралары була. «Туркистон» үзәк мәдәният сараенда Татарстан көннәре үтә. «Дуслык», «Яшьлек», «Изге нур» ансамбльләре эшли. Ташкент татарлары бердәм. Яшьләр дә, олылар да биредә яшәүче татарларны берләштерә торган чараларда катнаша. Мәсәлән, «Татарча диктант» акциясе. Барыбыз да, ватаннан читтә яшәсәк тә, гореф-гадәтләрне саклыйбыз», – дип сөйләде Камилә Байбәкова.

Фото: © Александра Живушкина

«Татар кызы» финалисты Үзбәкстан татарларының туган телләренә игътибарлы булуларын теләде. «Үзбәкстанда яшәүче татар яшьләре туган телдә сөйләшсен, татар гореф-гадәтләрен сакласын, татар радиолары, татар музыкасын тыңласын, ә балалар татарча мультфильмнар карасын иде, дип телим», – диде Камилә.

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалы бүген 17 сентябрьдә Ташкентның «Туркистон» мәдәният сараенда үтәчәк. Аңа кадәр финалистлар Казанда әзерлек үтеп, төрле очрашулар һәм остаханәләрдә катнашты. Камилә Байбәкова да бәйгедә күп танышулар булуын искә алды.

«Иң зур үзгәрешләрне эчтән кичерәм. Бәйге ярдәмендә татар милләтенең гореф-гадәтләрен, биюләрен, җырларын өйрәндем, бик күп кызыклы танышулар булды. Мин моңа бик шат! Бәйге турында Ташкент татар үзәгенең телеграм каналыннан белдем. Әлбәттә, җиңәсем килә! Һәр кыз җиңү турында хыяллана, ә хыяллар чынга ашарга тиеш», – диде Камилә Байбәкова.

Фото: © Александра Живушкина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100