Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар кызы» финалисты Элназ Җамалетдинова: Чувашиядә «Татар кызы»н уздыра башларга телим
17 сентябрь Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалы үтәчәк. Конкурс финалисты Элназ Җамалетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә бәйгедән соң туган төбәге Чувашия республикасында да «Татар кызы» проектын уздыра башлау теләге турында сөйләде.
«Туган төбәгемне тәкъдим итү – минем өчен горурлык. Үзбәкстан кадәр Үзбәкстанга барып үз республикаңны тәкъдим ит әле, бөтен кешегә дә андый мөмкинлек эләкми. Туган ягымны тагын да күбрәк кеше беләчәк, таныячак. Хыялым – конкурстан кайткач, үз төбәгебездә дә «Татар кызы» проектын уздыра башлау», – диде Элназ Җамалетдинова.
Элназ Чувашиянең Тукай авылыннан. Хәзерге көндә Казан дәүләт университетында магистратурада укый, фотограф булып эшли. Элназ Тукай авылында гореф-гадәтләр сакланып килүенә шатлануын әйтте. «Авыл үсә, яшьләр күбесенчә авылда кала», – диде ул.
Элназ Җамалетдинова катнашучы бөтен кызны да җиңүче дип атады. «Син ярымфиналдан узгансың икән, димәк, син инде җиңүче», – диде ул.
«Беренче курста укыганда Бөтендөнья татар конгрессында волонтер булып йөри башладым. Шул вакытта ук бәйгедә катнашырга тәкъдим иткән иделәр. Байтак кына сузып йөрдем, шулай да үземнең көчемне җыеп, катнашып карарга булдым. Бәйгедә үземдә үзгәрешләр сизәм. Ярымфиналдан соң да бик күп үзгәрешләр, үсешләр булды. Үз-үземә ышану хисем артты, нәзакәтлелегем артты, үз өстемдә эшли башладым», – дип сөйләде халыкара «Татар кызы» финалисты Элназ Җамалетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз