Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар кызы» бәйгесенең халыкара этабы финалына әзерлек башланды
Казанда «Татар кызы» бәйгесенең халыкара этабы финалына әзерлек башланды. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән унөч кыз Үзбәкстанда узачак финалга әзерләнә.
Төрле сәбәпләр аркасында «Татар кызы» бәйгесенең халыкара этабы ике елга кичектерелгән иде. 2021 елгы төбәк җиңүчеләре шул ук елны Казанда узган ярымфиналда катнашты. Ике елдан соң бәйгенең финалы узачак.
«Ярымфиналда утыздан артык кыз катнашты. Аларның 14е финалга үткән иде. Төрле сәбәпләр аркасында кайберләре быел катнаша алмый, шуңа күрә ярымфиналда югары баллар җыйган тагын биш кызны чакырдык», – дип аңлатты оештыручылар.
«Татар кызы» бәйгесе финалистлары ике атна дәвамында бию, вокал, сәнгатьле сөйләм буенча дәресләр ала, остаханәләрдә һәм очрашуларда катнаша.
2019 елгы халыкара этап җиңүчесе булып, Үзбәкстаннан Лилия Камилова танылган иде. Шуңа күрә финал бәйгесе 17 сентябрь Ташкентта үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз