news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы» бәйгесенең финал концертында кызларның булачак әниләр икәненә басым ясалачак

«Татар кызы» бәйгесенең финал концертында кызларның булачак әниләр икәненә басым ясалачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел «Татар кызы» халыкара бәйгесенең финал концертында кызларның булачак әниләр икәнлегенә басым ясалачак.

«Быел без кызларыбызның беренче чиратта үзләре кызлар-егетләр үстерүче әниләр буларак ачарга уйладык», диде «Татар кызы» халыкара бәйгесенең финал концерты сценаристы Резеда Зәйниева бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә.

Ул шулай ук бәйге финалы үткән өлкәгә һәм шәһәргә зур игътибар биреләчәген ассызыклады. «Бу әлеге төбәккә хөрмәт тә, шул төбәкнең татар дөньясындагы урынын күрсәтү дә. Быел финал концерты Оренбургта булгач, без бу яктан чыккан шәхесләр һәм шәһәрнең татарлар белән бәйле урыннарына басым ясаячакбыз», диде сценарий авторы.

«Финал концерты ул күп еллар дәвамында калыплашкан. Аның инде кызларны төрле яклап күрсәтә торган үз формасы бар, быел да чикләрдән чыкмыйбыз», дип өстәде ул.

Финал концерты кысаларында театраль конкурс үтә һәм ул быел «Яшь йөрәкләр» әсәре нигезендә оештырылачак.

Финалга 12 кыз чыгачак. «Татар кызы» халыкара бәйгесенең финал концерты 10 сентябрьдә Оренбургта үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot