news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау турын онлайн карап булачак

Бәйрәм бүген 18 сәгатьтә башлана. Онлайн-трансляцияне "Татар-информ" агентлыгы оештыра.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 20 сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узачак. Әлеге бәйрәмне "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтәчәк.

Бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Алар:
1.Инзилә Шәрәфуллина, Апас муниципаль районы;
2.Ләйсән Мусина, Теләче муниципаль районы;
3.Миләүшә Зарипова, Лаеш муниципаль районы;
4.Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе муниципаль районы;
5.Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;
6.Разилә Хәсәншина, Чистай муниципаль районы;
7.Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй муниципаль районы;
8.Гөлназ Хәмитова, Азнакай муниципаль районы;
9.Лиана Антонова, Сарман муниципаль районы;
10.Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;
11.Гөлназ Гатина, Чирмешән муниципаль районы.

Бәйгедә җиңүче Уфада узачак Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең финалында катнашачак.

Бүген җиңү яулаячак татар кызына Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, көмеш ука белән чигелгән калфак һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак.

Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/103/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100