Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар кызы» бәйгесе финалында «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәтеләчәк
«Татар кызы» Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Татар кызы» бәйгесенең республикакүләм финалында Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәтеләчәк.
«Тамашага ел саен яңалык кертергә тырышабыз. Бу финалны яңа дәрәҗәгә күтәрдек, эзләндек. Быел Кәрим Тинчуринның „Зәңгәр шәл“ әсәре буенча театраль музыкаль номер әзерлибез. Бу номерда кызлар бииячәк тә, җырлаячак та, шигырьләр дә сөйләячәк. Кызларны төрле яктан ачу — безнең өчен мөһим», — диде Татарстанның халык артисты, «Татар кызы» бәйгесенең баш режиссеры Чулпан Закирова.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, 12 финалист кыз алты зона этабында чыгыш ясады. Быел беренче тапкыр Республикакүләм бәйгедә барлык 45 район һәм шәһәрдән 200 кыз катнашты.
«Татар кызы» бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
«Республикакүләм „Татар кызы“ бәйгесе быел алтынчы тапкыр уздырыла. Программада татар тарихына басым ясалган. Кызлар бөек татар хатын-кызларының язмышларын өйрәнгән. Конкурста төп яңалыкларның берсе — үз нәселең турында белү. Бер ай дәвамында кызлар, үзләренең районнарына кайтып, әби-бабайлары белән аралашып, нәсел җепләрен яңартты» — диде «Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гиниятуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз