news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар кызы Алинә Сафиуллина Магнитогорскида зыян күрүчеләр өчен кирәк-ярак җыя

"Ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Зыян күрүчеләр өчен азык-төлек, телефон зарядкасы өчен җайланмалар җыябыз", - диде кыз.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Магнитогорскида булган фаҗигадә - шартлаган йортта зыян күрүчеләргә ярдәм итүчеләр арасында татар кызы, “Шәрыкъ биюләре” студиясе педагогы Алинә Сафиуллина да бар.

“Без студия кызлары белән танышларыбыздан кирәк-яраклар җыябыз да, штаб оештырылган 14нче мәктәпкә илтәбез, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Ярдәм итергә теләүчеләр бик күп. Зыян күрүчеләр өчен азык-төлек, телефон зарядкасы өчен җайланмалар җыябыз”.

Алинә Сафиуллина йортсыз-җирсез калган кешене вакытлыча үз янында яшәтеп торырга да теләк белдергән. Социаль челтәрләр аша үз фатирын вакытлыча тәкъдим итүчеләр аз түгел, алар үз телефон номерларын социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәргә язалар.

Алинә фикеренчә, бәлки моның кирәге дә чыкмас, шәһәрдәге зур кунакханәләрнең берсе зыян күрүчеләргә үз ярдәмен тәкъдим иткән. “Беркем дә урамда калмас”, - ди Алинә.

  • Магнитогорскида җирле вакыт белән 6.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 164нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Башлангыч мәгълүматларга караганда, дүрт кеше һәлак булган, 68 кешенең язмышы әлегәчә билгесез. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе дип көнкүреш газы шартлауны атыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100