news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы – 2026» ярымфиналында катнашучылар проектларын тәкъдим итте

«Татар кызы – 2026» ярымфиналында катнашучылар проектларын тәкъдим итте
Фото: tatar-congress.org

Казанның «Яратам» яшьләр клубында Дөньякүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналы кысаларында катнашучыларның социаль һәм мәдәни проектларын яклау этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызлар жюри алдында үз төбәкләрендәге актуаль мәсьәләләрне күтәреп, аларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр. Проектларда татар телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклау һәм популярлаштыру, яшьләрне милли мохиткә җәлеп итү, төбәкләрдә татар җәмәгатьчелегенең активлыгын арттыруга юнәлдерелгән инициативалар тәкъдим ителде.

Яклау барышында катнашучылар проектның актуальлеген, максатларын, гамәлгә ашыру механизмнарын һәм көтелгән нәтиҗәләрен тәкъдим итте, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде.

Әлеге этап кызларның иҗтимагый активлыгын, мөстәкыйль фикерләү сәләтен, үз идеяләрен нигезләп һәм ышандырырлык итеп тәкъдим итә белүен бәяләргә мөмкинлек бирде.

Быел әлеге этап бәйге программасында беренче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты — катнашучыларның үз төбәкләрендә тормышка ашырырга әзер булган социаль һәм мәдәни инициативаларын ачыклау. Ярымфиналдан соң да проектлар белән эш дәвам итәчәк: аларны гамәлгә ашыру һәм үстерү юнәлешендә катнашучылар «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе белән берлектә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot