news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалистлары билгеле

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар кызы» халыкара бәйгесенең финалистларын игълан иттеләр. Финалда барлыгы 12 кыз катнашачак.

«Татар кызы» бәйгесе финалы 7-8 октябрьдә Төрекмәнстанда, «Аваза» дигән милли туристик зонада уздырылачак. Ул Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре саммиты белән бер вакытка туры килә, дип сөйләгән иде халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясе рәисе Алмаз Хәлиуллин.

Финалистлар исемлеге:

1. Зыятдинова Әминә Илһам кызы — Киров өлкәсе

2. Солтанова Алинә Фәрит кызы — Ленинград өлкәсе

3. Ситтигуллина Әдилә Рәфил кызы — Мәскәү шәһәре

4. Усманова Камилә Рафаэль кызы — Оренбург өлкәсе

5. Бакирова Нурия Марат кызы — Санкт-Петербург шәһәре

6. Зарипова Динә Азат кызы — Татарстан Республикасы

7. Ишалина Айсылу Рамил кызы — Удмуртия Республикасы

8. Камаева Ралинә Кәбир кызы — Ульяновск өлкәсе

9. Богданова Әхмәдия Абдумансур кызы — Кыргызстан Республикасы

10. Ситдыйкова Әминә Салават кызы — Төркия Республикасы

11. Әхмәтвәлиева Регина Зинур кызы — Төрекмәнстан Республикасы

12. Мәхмүдова Әминә Равел кызы — Үзбәкстан Республикасы

news_right_1
news_right_2
news_bot