Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар кызы – 2026» бәйгесенең Башкортстан финалы җиңүчесе билгеле
Уфаның «Арт-квадрат» үзәгендә «Татар кызы» матурлык һәм сәләт бәйгесенең төбәк этабы финалы гөрләп үткән. Тамаша залында милләттәшләребез, кунаклар һәм абруйлы жюри әгъзалары алдында дүрт сәләтле кыз чыгыш ясаган. Алар видеовизитка һәм иҗади чыгыш тәкъдим иткән, интеллектуаль баттлда катнашкан һәм токмач кисү ярышында сынашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итә.
Барлык сынауларны үтеп, жюри карары буенча иң югары баллга Гөлназ Кашаева (Тәтешле районы, Шулган авылы) лаек булган. Гөлназга 23 яшь, ул укытучы, балалар бәйрәмнәрен оештыручы, спортчы һәм биюче. Аның шигаре: «Башкалар өчен кояш булып, үзеңә дә ихлас балкы».
Хәзер Гөлназны зур адым көтә — ул августта Казанда узачак Халыкара «Татар кызы-2026» ярымфиналында Башкортстан Республикасын тәкъдим итәчәк. Аңа уңышлар телибез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз